Проект комфортная городская среда

Нижгар татарлары новости

Приоритетный проект предусматривает комплекс мероприятий по благоустройству как дворовых территорий, так и общественно значимых городских пространств.
Средства на реализацию проектов благоустройства будут выделяться из бюджетов трех уровней: федерального, областного и городского.

Большинство голосов проголосовало за проект по благоустройству территории городского сквера пос. Юбилейный в г. Сергач Сергачского муниципального района Нижегородской области.
В рамках благоустройства в сквере будет уложена брусчатка разных цветов, установлены лавочки и фонари.

Шәһәр сайлавы

Сергачта яшәүчеләр 18 мартта Президент белән беррәттән “Комфортлы яшәү шартларын формалаштыру” федераль проекты кысаларында төзекләндерү тер-риториясен сайладылар. Район комиссиясе мәгълүматы буенча, күбесе шәһәрлеләр Юбилейный поселогындагы 3 а һәм 5 а йортлары (“СПАР” кибете тирәсендә) арасында урнашкан скверны төзекләндерү өчен тавыш биргән.

Спаста шул ук программа кысаларында халык район үзәгенең Революция мәйданында урнашкан паркны төзекләндерүне кирәк дип тапкан.

Авыл спорты

Пильна районы Сафаҗай администрациясе 10 балага хоккей формасы кайгырта баш-лаган. Ә узган елны 10 комплект сатып алынган булган инде. Димәк, киләсе сезонга мәктәп яшендәгеләрдән торган авыл командасы тулаем формалы булыр һәм тиздән өлкән абыйларына лаеклы алмаш үсәчәк.

Глава Фәрит Каюмов әйтүенчә, балаларны спортка җәлеп итү — яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып эшләнә.

Тарихчылар җыены

Кызыл Октябрь районы баш архитекторы Хөсәин Аймалетдинов һәм Зур Рбишча мәктәбе укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова, Пильна районы Пенсия фонды җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев һәм Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Айма-летдинова 3-4 апрельдә Казанда үтәчәк II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашырлар. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бу чара-га “Туган як” җурналисты да чакырулы.



Татар Моклокасы мәктәбендә видеокүзәтү системасын урнаштыра башлаганнар.

Яндавишча клубында балалар арасында оештырылган рәсем конкурсында беренче урынны Камилла Ильясова алган.

Сафаҗай һәм Петрякс укучылары Эльнара Атауллина белән Диляра Гильманова Чабаксарда узган Бөтенроссия хореография һәм иҗат конкурсында җиңү яу-лаганнар.

Cуыксу халкы “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасы кысаларында Луговая урамына ремонт ясатырга килешкән.

Чүмбәлидә бу программа буенча Целинная һәм Ясна Горная урамнарын яңартырга җыеналар.

Красный Остров администрациясе да юлларны төзәтүне кирәк дип саный – бу авылдан Заречная урамына якынча 800 метр асфальт салу проектын әзерләгәннәр.

Уразавыл администрациясеннән Актук буенча Колхозная һәм Кооперативная урамнары

асфальтлаштырылыр.

Ыргудан быел авыл буйлап урам яктырту челтәрен яңарту һәм ремонтлау проекты юлланган.

Кочко-Пожар мәдәният йортында 20 апрельдә “Җәясу” VIII балалар иҗади коллективларының районара фестивале үтәчәк.

Печәдә быел якынча 180 генә кеше кышларга калган.

Ишавылда мемориаль комплекска инициатив төркем акча җыя башлаган.

Актукта 2 апрельдә, Куйсуында 3ендә, Чүмбәлидә 4ендә, Мәдәнәдә 5ендә, Яндавишчада 6сында, Грибанда 11ендә, Шөбиледә 12сендә, Каргада 16сында, Суыксуда 17сендә “ТНС Энерго НН” оешмасының мобиль офисы белгечләре 9.30 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр халыктан электр энергия өчен түләүләрне һәм күрсәткечләрне кабул итәр, килешүләр төзүдә һәм башка мәсьәләләрне чишүдә булышыр.

Мөтеравыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов белдерүенчә, өлкә юл фонды исәбенә авылның Молодежный поселогында якынча 800 метр асфальт салу планлаштырыла.

село Андреевка.Нижегородская область


Беренче багана

КЕМЕРОВО, без синең белән

25 мартта Кемероводагы коточкыч фаҗига бөтен халыкны тирән кайгыга салды: “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгын 64 кешенең гомерен өзде, ә шулар арасында күпләп балаларның һәлак булуы – халыкның йөрәгенә янган ук булып кадалды.

Тикшерү эшләре барышында кәнфит фабрикасыннан сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә әйләнгән бу зур бинада шактый җитешсезлекләр ачыла, хуҗаларның һәм җаваплы кешеләрнең үз вазифаларына битараф булулары нәтиҗәсендә балаларның коточкыч үлем кичерүе йөрәккә һәм акылга сыймаслык хәл. Әлеге вакыйга җанны телгәли, күңелне сызландыра һәм җирле түрәләр белән “Зимняя вишня”га катнашы булган эшмәкәрләргә нәфрәт уята.

Шактый корбан китергән бу фаҗиганең икенче көнендә андагы халык күпләп митингка чыкты, дөреслекне таләп итте. Бары тик президент Владимир Путинның килеп җитүе һәм тикшерү эшләрен үз контроленә алуы гына халыкны тынычландырды. Урамга чыгучылар бу куркыныч фаҗигане тудыруда гаепләнүчеләр, дәрәҗәләренә карамастан, якын арада тиешле җәзага тартылачагына ышанды. Һәрхәлдә, Президент шулай дип әйтте һәм кулга алынучылар да, эштән чыгарулар да күренә башлады инде.

Мәсәлән, Кузбасс регионы башлыгы урынбасары Алексей Зеленин һәм эчке эшләр сәясәте департаменты җитәкчесе Нина Лопатина үз вазифаларыннан мәхрүм булдылар. Владимир Путин, беренче чиратта, һәлак булганнарның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашты, янгын корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды, хастаханәдә җәрәхәтләнүчеләрне кереп карды һәм инициатив төркем белән очрашты.

— Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугыштагы хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шул кадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш һәм башбаштаклык аркасында, — диде Россия Президенты Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә.

Атна буе диярлек тын да алмыйча күзәтеп барган фаҗигада кайтара алмаслык югалтуларга таручыларның тирән кайгыларын уртаклашабыз һәм җан-тәслим кылган гөнаһсыз балаларның рухлары ак фәрештәләр булып, оҗмах бакчаларында очып йөрсен, дигән теләктә һәм хәтем-догада торабыз.

30.03.2018
Илнар САДЕКОВ/Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.