Конкурс “А ну-ка, дамы!”

Татары Нижегородчины новости

“А ну-ка, дамы!” в Шубино

8 марта в СДК с. Шубино прошел конкурс “А ну-ка, дамы!”
В ходе выполнения конкурсных заданий,участницы показали всю свою красоту, ловкость, сообразительность,эрудицию, творческие способности.

Шөбиле клубында 8 Март көнне авылның бер төркем хатын-кызлары “А ну-ка, дамы!” конкурсында ярышканнар.

село Шубино  конкурс

Cемочки, Сафаҗай, Суыксу, Кочко-Пожар, Петрякс, Уразавыл кордларында быел җиде хоккей турниры узды.
Боз хуҗаларыннан гайре аларда Яндавишча, Салган, Сергач, Пильна, Сечен һәм күрше ЧувашРеспубликасының Алатырь командалары катнашты.

Сафаҗай үзешчәннәре Илгиз Измайлов белән Илдар Исхаков Пильна районы мәдәният йортында узган бәйрәм тамашасында чыгыш ясаганнар.

Кочко-Пожар чаңгычылары Мидихат Бәдретдинов (18 км.) һәм Рөстәм Абдуллин (24 км.) Бөтерлиндә үткән районара кубокның марафон этабында үз төркемнәрендә финишка икенче булып килгәннәр.

Кече Рбишча мәктәбе коллективының хатын-кызларын бәйрәм белән авыл советы депутаты Ансар Насибуллин килеп котлаган.

Зур Рбишча егете Ваиз Хакимов Чуваш Республикасының ирекле көрәш буенча ачык турнирында үз авырлыгында икенче урынны яулаган.

Бозлауның ир-егетләре үз авылларыннан һәм Ишавылдан 50гә якын хатын-кызны чакырып, табын артында сыйлаганнар.



Петрякс администрациясе “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасы-на керер өчен, Зеленая урамында юлны ремонтлау проектын әзерли.

Мөтеравылда шул программа кысаларында өлкә хөкүмәте ярдәме белән Молодежная урамында балалар мәйданчыгы булдыру проектын тәкъдим итәргә җыеналар.

Тукайның “Арифуллин” КФХсы эшчәнлеген Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре килеп караган.

Сафаҗай бәйрәмнәре

Пильна районы Сафаҗай башлыгы Фәрит Каюмов белдерүенчә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан җирле үзешчәннәр авылдашларына, гадәттәгечә, бай эчтәлекле программа тәкъдим иткәннәр. Аларга кушылып, Петрякс һәм Мочали артистлары да номерлар бүләк иткән. Шулай ук җирле администрация спонсорлар ярдәме белән авылның хоккей яратучы балаларын ике командага бүлеп, иптәшләрчә уен оештырган һәм аларны акчалата бүләкләгән.

Уразавыл проекты

Кызыл Октябрь районы Уразавылда “Комфортлы шәһәр мохитын формалаштыру” феде-раль программасында катнашу буенча халык җыены үткәрелгән. Район үзәгендә яшәүчеләр Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләреннән ерак булмаган күл тирәсен төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен белдергәннәр. Администрация башлыгы Илдар Садретдинов хәбәр итүенчә, шул хакта дизайн-проект өлкә комиссиясенә юнәлтелгән.

Бозлау – Ишавыл юлы

Спас районында 2018-2019 елларда ике участок автомобиль юлларын ремонтлауга өлкә бюджетыннан 27,5 млн сум акча сарыф ителәчәк. Бу турыда “Время Н” информацион агентлыгы хәбәр итә. Шул суммадан Бозлау администрациясенә дә өлеш тияр — җирле башлык Али Аймасов әйтүенчә, Бозлау һәм Ишавылны берләштерүче 3 ки-лометр юлга асфальт салыныр

Никитин белән күрештеләр

12 мартта Кыстауның “Идел яры” ФСКсында “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге форумы булып үтте. Ул 13 районнан, шул исәптә татарлар компакт яшәгән Сергач, Пильна, Спас һәм Кызыл Октябрь муниципаль берәмлекләреннән меңгә якын кеше җыйды.

Регион башлыгы Глеб Никитин төбәгебезнең стратегик үсеше турында сөйләде, бу юнәлештә “Бердәм Россия” партиясенең ролен югары бәяләде. Ә партиянең региональ бүлеге секретаре Денис Москвин приоритетлы юнәлешебез дип, халык белән тыгыз элемтә төзелүне ассызыклап үтте, төгәл план буенча эшлибез, диде. “Өлкә экономикасына зур күләмдә акча җәлеп итү партиябезнең төп мәсьәләсе һәм казанышы”, — дип аңлатты ул.

Дәүләт Думасында мәгариф һәм фән буенча комитет рәисе Вячеслав Никонов мәгърифәтчелеккә кагылган актуаль мәсьәләләргә тукталып үтте, ә Россия Президенты вазифасына дәгъва итүче Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Дарья Шкурихина, әлбәттә, делегатларны киләчәк сайлауларда катнашып, дөрес карар кылырга чакырды.

Форум тәмамлангач, К.Октябрь делегациясе регион башлыгы Глеб Никитин белән очрашты, Зур Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов җирле клуб бинасына ремонт ясау буенча үтенечен язма рәвештә үзе Глеб Сергеевичка тапшырды, кирәкле аңлатмаларын бирде.

Кем белә, бәлки, озак еллар урынында басып торган бу “йөк” шуннан кузгалып китәр. Тик, бу “йөк”не хәрәкәткә китерер өчен рбишчалылар үзләренең активлыкларын якындагы һәм киләсе сайлауларда күрсәтергә тиеш.

Кадерле газета укучыларыбыз, без дә киләсе ял көнендә сайлау участокларыбызга барып, илебезнең киләчәген ышанычлы кулларга тапшырыйк.

16.03.2018
Илнар САДЕКОВ һәм Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.