Поле чудес в селе Уразовка

село Уразовка дом престарелых

Игра «Поле чудес»

В честь Международного женского дня руководство Дома престарелых в с. Уразовка
организовало для своих воспитанников праздничную игру “Поле чудес”.
Это красивое и яркое интеллектуальное мероприятие подготовила художественный руководитель организации Афия Каюмова,а финансовую поддержку оказала мечеть села Семеновка.

Уразавылда «могҗиза».

Уразавылдагы картлар йорты җитәкчелеге, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, үзләрендә тәрбияләнүчеләр өчен “Могҗизалар кыры” исемле бәйрәм уены оештырды.



Бу матур һәм кы-зыклы интеллектуаль чараны оешманың сәнгать җитәкчесе Афия Каюмова әзерләгән,ә Рәшит хәзрәт Хайретдинов җитәкчелегендәге Семочки авылы мәчете финанс ярдәм күрсәткән.

Кызыл Октябрь район администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов,
социаль яклау идарәсе һәм картлар йорты директорлары
Нелли Садретдинова белән Ринат Каюмов һәм Семочки мәчете имамы Рәшит хәзрәт биредәге хатын-кызларны тәбрик иткәннән
соң,
Уразавыл мәктәбенең 11 класс укучысы Альфина Ахсянова уенны башлап җибәрде, аның темасы безнең төбәктә үскән
семлекләр турында булуын белдерде һәм катнашучыларны төп кагыйдәләр белән таныштырып чыкты.

Биредәге уен телевизор экранында күрсәтелгәненнән ким түгел иде, алып баручы да үз вазифасын зур осталык белән башкарды.

Картларның мавыгып китеп уйнаганнарын күрү — үзе бер куаныч иде.

Барабан артында баскан ханымнарны Афия апа уен башында ук чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләде,

ә тур ахырында һәр катнашучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Өченче турдагы “Кара әрҗә” призын кулга төшерү бәхете картлар йортының иң актив хатын-кызы Мөфия апа Алеевага елмайды (фотода).

Ниһаять, һәр өч турның да җиңүчесе уенның хәлиткеч өлеше — финалда белемнәрен күрсәтте һәм анда Галина Закуражнова җиңеп чыкты.

Иң мөһиме – шушы бәйрәм чарасыннан алган канәгатьлек һәм шатлык хисләре барчасының да йөзләрендә ачык ча-гылды.

16.03.2018
Ришат РАМАЗАНОВ.
Автор фотосы.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.