Печә кызы өлкәдә танылды

Рафия Хасянова с.Пица

Региональный фестиваль «Гордость и слава земли Нижегородской»

Хасянова Рафия ученица 9-го класса МБОУ «Лопатинская ООШ» стала лауреатом регионального фестиваля «Гордость и слава земли Нижегородской» и была награждена дипломом III степени и подарком за сочинение в номинации «Много языков – один мир» .

Яңа федераль стандартлар кертелү сәбәпле, мәктәпләр тормышында бик күп үзгәрешләр булды.

Хәзер җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләүдә укыту-тәрбия процессы белән беррәттән балаларның төрле конкурсларда, акцияләрдә, бәйгеләрдә һәм класстан тыш чараларда катнашуы бик зур урын алып тора.

Лопатино төп белем бирү мәктәбендә укучы Печә балалары еш кына районда гына түгел, хәтта өлкә күләмендә дә сәләтләрен күрсәтәләр.

Февраль башында Түбән Новгородтан шалтыратып, безне 9 нчы сыйныф укучысы Рафия Хәсәнова
Пица(Печә авылы) белән бүләкләү тантанасына чакырдылар.



Дөресен әйткәндә, инде ул конкурс турында онытып та куйган идем, чөнки «Түбән Новгород җиренең даны һәм горурлыгы» исемле региональ фестивальдә катнашырга дип Рафиянең иҗади эшен әле сентябрьдә җибәргән идек.

Ә менә аның «Телләр күп – дөнья бер» номинациясендә язган иншасы өченче урынга лаек булуы кышын гына билгеле булды.

5 февраль көнне Түбән Новгородның «Рукавишниковлар утары» музей-тыюлыгында бүләкләү тантанасы узды. Чакырылган кунакларны бик матур итеп каршы алдылар һәм иң башта безгә күренекле Рукавишниковлар йорты буйлап экскурсия оештырдылар.

XIX гасыр киемнәренә киенгән чибәр кыз искиткеч матур бүлмәләр буйлап йөртеп, бу йортның тарихын сөйләде.

Аннары икенче каттагы бию залына чакырды, бүләкләү тантанасы нәкъ шунда үтте.

Иң башта Дипломнар белән хәйриячеләр бүләкләнде, аннары «Түбән Новгород җиренең даны һәм горурлыгы» региональ фестивальдә катнашучы иң яхшы эшләрнең авторларына Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Аларны Түбән Новгород өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе Евгений Лебедев һәм вице-губернатор вазифаларын башкаручы Евгений Люлин тапшырдылар (фотода).

Бу фестивальне өлкә Хәйрия советы балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрдә туган як тарихы турында белемне формалаштыру һәм киңәйтү максатыннан уздырды.

Фестивальдә нибары 150 гомуми белем бирү учреждениесы укучылары, лицей, колледж, училище һәм техникум шулай ук югары уку йортларында белем алучылар катнашкан.

Алар үзләренең иҗади эшләрендә туган якка карата хисләрен һәм фикерләрен чагылдырганнар.

Шулар арасында безнең Рафиябез булуы барыбыз өчен дә горурлык, әлбәттә.

Рафия турында тагын берәр сүз әйтеп үтәсем килә. Ул бит безнең мәктәбебез горурлыгы.

Җыр-моңга гашыйклыгы белән дә, батырлыгы белән дә башкалардан нык аерылып тора, бер генә чара да анардан башка узмый. Шул өскә иҗтимагый балалар оешмасының президенты да ул, минем дә иң беренче ярдәмчем.

Рафия мәктәптә соңгы елын укый һәм алда да аңа зур уңышлар, ак бәхетләр телибез, күренекле шәхес булып, үзе дә Түбән Новгород җиренең даны һәм горурлыгы булыр дип ышанабыз.

22.02.2018
Равилә ОСМАНОВА,
Лопатино төп белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.