Мероприятия в селе Красный Остров

Татары Нижегородской области обзор новостей

К 100-летию Красной Армии

День открытых дверей

В библиотеке села Красный Остров Сеченовского района Нижегородской области
была организована литературная выставка,проведена интересная дискуссия с детьми.

Красный Остров китапханәсендә Кызыл Армиянең барлыкка килүенә 100 ел тулу уңаеннан әдәби күргәзмә әзерләнгән һәм балалар белән әңгәмә корылган.

Сафаҗай мәктәбе укучылары өстәл теннисы буенча Сечен спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә уңышлы катнашканнар, аеруча Рамил Сәмиуллин, Ислам һәм Фәридә Османовлар, Камил Аюпов шәп уен күрсәткәннәр.

Яңа Мочали администрациясе башлыгы Рафаил Айнуллин 2017 елда башкарылган эшләр турында авылдашлары алдында 28 февральдә отчет ясар.

Ыргу клубы мөдире Салех Ибраһимов белдерүенчә, якшәмбе көнне күпьеллык традиция буенча, авылда кышны озатканнар.



Уразавыл мәктәбе алдында Равил Хөсәинов истәлегенә ачылган Хәтер тактасы янында Әфганчылар көне уңаеннан митинг узган.

Зур Рбишча егете Ваиз Хакимов Түбән Новгородта Ватанны яклаучылар көненә багышлап үткәрелгән ирекле көрәш буенча өлкә ачык турнирында үз авырлыгында җиңеп чыккан.

Татар Моклокасы мәктәбенең 9 класс укучысы Җәмил Закиров “Чаңгы эзе — 2018” район ярышларында үз төркемендә икенче урынны яулаган.

Яндавишча клубы

Кызыл Октябрь районының мәдәният бүлеге мөдире Максут Яруллин белдергәнчә, өлкә программасы кысаларында быел Семочки һәм Мәдәнә клубларына агымдагы, ә Зур Рбишча мәдәният йортына капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

Район башлыгы Халит Сөләйманов Яндавишча клубын искә алып: «Авыл уртасындарак аның яңасын төзү кулайрак булыр иде», — дигән фикердә.

Сафаҗай гранты

Пильна районының “Сафаҗай бүреләре” командасы, “Һәвәскәр футбол һәм хоккей командаларына ярдәм” дигән Россия Президенты грантын откан. Бу проектны Рафаэль Хәсәнов белән Әхмәт Аляутдинов әзерләгәннәр һәм җитәкләп барганнар.

Откан акчаларга сафаҗайлылар махсус аммуниция кайгыртканнар һәм Мәскәү азбар хоккей лигасында катнашу взносын түләгәннәр.

Ыргу якташлыгы

Кнәген районы Ыргудан чыгышлары белән булган мәскәүлеләр башкалада татар мәдәни үзәгендә очрашып, туган авылларын төзекләндерү максаты белән якташлык оештыруны карар иткәннәр, аның киңәшмә советын һәм ревизион комиссия составын сайлаганнар.

село Урга,Княгинский район,Нижегородская область

Авылда даими яшәүчеләрдән бу советка Алиәскәр Хөсәинов кертелгән. Якташлыкның планнары: зиратлар территориясен чистарту, янгын депосы өчен күл булдыру, елга ярларын арытып, анда ял итү зонасы ясау, авыл халкын исәпләү, җәй айларында бала-чага өчен түгәрәкләр оештыру, ифтарлар үткәрү, мәчет абзарында ашханәне төзекләндерү һәм башка файдалы эшләр башкару.
Авыл нужасына трактор алырга да алар булышкан.

22.02.2018
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.