Татарлар Сергачка җыела

РНКАТНО собрание нижегородских татар

В районном Доме культуры г.Сергач Нижегородской области, исполком РНКАТНО 27 февраля 2018 года

проводит ежегодное расширенное выездное заседание с лидерами общественного мнения

из районов компактного проживания нижегородских татар.

Татарча

27 февраль көнне Сергач шәһәренең мәдәният йортында өлкә милли-мәдәни автономиясе советы җәмгыять вәкилләре, милли хәрәкәт лидерлары, авыл советлары рәисләре һәм актив позицияле милләттәшләр катнашында киңәйтелгән утырыш уздыра.

Шул ук көнне автономия каршында эшләп килүче өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы активистларының һәм крайны өйрәнүчеләр клубының да утырышлары була.



Катнашучыларны регистрацияләү 10.30 сәгатьтән башлана, утырышлар аерым бүлмәләрдә 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ә автономиянең киңәйтелгән уты-рышы 12.30 сәгатьтә тамашачылар залында булыр.

Фойеда милли күргәзмә эшләр, шулай ук мәдәни программа да каралган.“Туган як” газетасы битләрендә бастырылып килгән күп санлы шигырьләре һәм төрле язмалары белән өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында киң танылган шәхесебез – сафаҗайлы Вафа ага Камалетдиновның “Мактыйк әле бер” дигән икенче шигырьләр җыентыгын Сергач типографиясе бастырып чыгарды.

Аның беренчесе күбрәк балаларга адресланган булса, монысында Вафа Абдулла улы авылдаш юбилярларын шигъри юллар белән котлый, уенын-чынын бергә кушып, каләмдәшләрен олылый, “Туган як”ка мәдхия укый.

1-3 мартта Казанда татар авыллары эшмәкәрләренең VII Бөтенроссия җыены узачак.

Анда, елдагыча, безнең Нижгар делегациясе дә актив катнашачак.Ә узган ял көнне Т.Новгородның “Ихсан” якшәмбе

ислам мәктәбендә дини белем алучылар өчен “Ак калфак”

өлкә татар хатын-кызлар оешмасы шәһәр буенча “Такой разный Нижний Новгород” исемле экскурсия оештырды.Һәм соңгысы.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов шушы авылда Сабантуй-2018 30 июньдә узачак, дип хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, милли бәйрәмебез быел 23 июньдә Уразавылда, 7 июльдә Мочалида һәм 28 июльдә Т.Новгородта колач җәяр.

22.02.2018
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.