Известные нижегородские татары

известные нижегородские татары

Нижегородская область занимает площадь сопоставимую с территорий современной Франции. В этом огромном крае разные народы мирно соседствуют уже много столетий. Коренным жителям нижегородчины исследователи относят русских, чувашей,мордву, марийцев и татар. Нижегородские татары(нижгар татарлары) занимают второе место по численности населения. К татарам себя относит чуть более 44 тысяч человек. Нижегородские татары это татары мишари,которые по мнению ученых представляют собой субэтнос татарской нации. Специфика заключается в том,что ближние соседство финно-угров,более ярко выраженная,чем у других частей татарской нации, ну и конечно язык и конечно традиции,подробнее: татары нижегородской области

Барысы да безнекеләр.

Күренекле милләттәш-якташыбыз, Россиянең популяр актеры Марат Башаров * агымдагы атнада Сириягә кылган гуманитар миссия вакытында анда качаклар лагеренда яшәргә мәҗбүр булган ике сабыйны – 5 яшьлек Әхмәт белән 7 яшьлек Әсманы ул-кызлыкка алды. Актер үзе белдергәнчә, бу аның шәхсән үз карары һәм дини бурычы.



Башаров Марат Алимжанович (Р.Ф.Ибрагимов,Нижегородские татары.Биографический словарь,2008г)
родился 22 августа 1974 года в Москве в семье рабочих-выходцев из села Ендовищи Краснооктябрьского района,Нижегородской области.

Ә “Зәкят” ислам хәйрия фонды җитәкчесе Илдар Аляутдинов әйтүенчә, Марат Алимҗан улы Сириядәге комлы Бекаа үзәгендә урнашкан качаклар лагеренда яшәүче балаларга әле ай саен материаль ярдәм дә күрсәтеп торачак.

Марат Башаров.Сирия

Мәскәү Җәмигъ мәчете музеенда чыгышы белән Шөбиледән булган һәм озак еллар башкалада имамлык иткән, Олимпиадага (1980) әзерләнү максатыннан сүтеп ташларга каралган борынгы мәчетне саклап калган Әхмәтзән Мустафинның * 115 еллыгы хөрмәтенә “Мәскәү мөселманнары остазы” дигән күргәзмә ачылды һәм ул 28 февральгә кадәр эшләр.

Мустафин Ахметзян Мустафинович (1902-1986)известный мусульманский духовный лидер России,
имам-хатыб Московской Соборной мечети родился в 1902 году в селе Шубино Сергачского района Нижегородской области.

Өлкә Законнар чыгару җыены каршындагы Яшьләр парламентының Милләтара советы һәм әрмәннәрнең өлкә җәмгыяте мини-футбол буенча шәһәрнең “Мещерский” ФСКсында уздырган турнирда безнең автономия канаты астында оешып килгән яшьләр дә Данил Латыпов җитәкчелегендә катнашканнар.

Ә өлкә Диния нәзарәте ярдәме һәм самбо буенча күп тапкыр дөнья, Европа чемпионы исемен яулаган, бүген Т.Новгородта “Северная звезда” спорт сараен җитәкләгән милләттәш-якташыбыз Рәис Рахматуллин теләктәшлеге белән инде өченче ел рәттән мөселман өммәтеннән булган дин кардәшләребез дә шушы ФСКда һәр җомга футбол уйныйлар.

Безнең татарларны әлеге спорт чарасына әйдәп баручы — өлкә “Маһинур” мәдрәсәсе укытучысы, ыргулы Расул Хәсәнов.

Күптән түгел яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә бокс буенча финал ярышлар булып үтте.

Безнең Т.Новгород өлкәсеннән Рамил Шарафутдинов зур авырлык категориясендә җиңеп чыгып, Россия беренчелегенә юллама белән бүләкләнде.

Сүз уңаеннан, хезмәт юлын тәртип саклауга багышлаган, озак еллар К.Октябрь милициясе бүлеген җитәкләгән Гаяр Сәмиулла улы Әббәсовны ике «бишле» туган көне белән котлыйбыз!

02.02.2018
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты




Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.