Сергач благоустройство города

город Сергач

“Формирование комфортной городской среды”

Город Сергач включен в приоритетный федеральный проект “Формирование комфортной городской среды”.
Проект предусматривает комплекс мероприятий по благоустройству как дворовых территорий,
так и общественно значимых городских пространств.
Средства на реализацию проектов благоустройства будут выделяться из бюджетов трех уровней: федерального, областного и городского.

Проект предусматривает участие жителей в принятии решений по отбору приоритетных объектов для благоустройства в муниципальных образованиях, поддержку народных инициатив в вопросах благоустройства городов и поселков, сохранения исторического облика и создания современной среды для жизни.

Участие горожан в проектировании и реализации проектов благоустройства общественных пространств позволит настроить проект под потребности жителей, будет стимулировать сопричастность людей к изменениям, происходящим в городе.

Сергач һаман төзекләндерелә.



Яңа ел башлану белән Сергач районы башлыклары җирле масса-күләм информация ча-раларына яңа хәбәр игълан иттеләр: 2018 елда Сергач “Шәһәр мохитын комфортлы оештыру” дигән приоритетлы федераль проектка кертелгән һәм шул кысаларда шәһәрлеләр сайлап алган ишегалды территорияләре, ике иҗтимагый урын төзекләндерелер.
Бу хакта волонтерлар халык фикерен туплый башлады инде, ә әлеге тема буенча тулы мәгълүматны Сергач районының махсус сайтыннан табып алырга мөмкин.
Кызыл Октябрь районында эшләп килгән контроль һәм санау комиссиясе агымдагы атнада үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бу оешманың эшли башлавы конкурс буенча аның җитәкчесе (Юсипов Р.Т.) билгеләнгән көннән (17 январь) исәпләнә.

Әйтергә кирәк, милли районда әлеге комиссия өлкәбездә иң беренчеләрдән булып оешты. Аның төп бурычы: — район бюджетының керем һәм чыгым маддәләре үтәлешен оештыру һәм контрольдә тоту;

— законлы рәвештә бюджет ак-часын һәм муниципаль милекне куллануны тикшереп бару;

— район бюджетының керем һәм чыгым маддәләре проектларының нигезле булуына

бәяләмә бирү һәм башкалары.10 ел эчендә район Земство җыены каршында эшләп килгән контроль-санау комиссиясе бюджет оешмаларына 13 күрсәтмә (предписание), 71 гариза (представление), 447 тәкъдим (предложение) ясаган, дисциплинар җаваплылыкка 44 кешене тарткан, 4 материалны эчке эшләр органнарына юллаган һәм 1 җитәкчегә карата җинаятьчелек эше кузгаткан.

Таһир Рәшитовичны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм закон сагындагы эшчәнлегендә уңышлар телибез.

Агымдагы атнада Т.Новгород-ның башлыгы итеп шәһәр думасы депутатлары Владимир Пановны сайладылар.
Дәүләт Думасы депутаты өчен сайлауларда катнашкан 43 кешенең 41е тавыш биргән.
Элек эшләгән башлыклардан аермалы буларак, яңа җитәкче үз кулына барча хуҗалык һәм сәяси вәкаләтләрне алачак.

Регион башлыгы Глеб Никитин региональ хөкүмәтнең яңа структурасын раслады. Шуның нигезендә өлкә җитәкчесенең вице-губернаторы һәм 7 урынбасары булыр.
Аның карары белән 16 январьдан информацион технологияләр һәм элемтә министры вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Сергей Ефимов билгеләнде, ә сәламәтлекне саклау министрлыгын вакытлыча Антон Шаклунов җитәкләр.

Глеб Никитин в городе  Сергач

Дәүләт идарәсе тармагына яңа билгеләнгән министрларга әле 40 яшь тә тулмаган. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр өлкә хөкүмәте составына инвестицияләр, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасын башкаручы итеп Сергей Баринов, ә региональ хөкүмәтнең эшләр идарәсе җитәкчесе буларак Андрей Бетин керделәр.

Һәм соңгысы. 20 январьда газетабызның Һади Такташ премиясе лауреаты һәм атю-лы үзешчән шагыйребез Әхмәт абый Бәюсов үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтә.Без аны шушы гомер бәйрәме белән ихластан тәбриклибез, исәнлек, имин картлык телибез.

Сергач-история,культура и традиции

19.01.2018
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.