Традицияне дингә катыштырмыйк

с.Татарское Маклаково меджлис мусульманские традиции

Меджлис в с.Татарское Маклаково

Традиционный татарский собрание(меджлис) проходит за праздничным столом с чтением священных текстов.

Участие имама, татар ашлары – вкусный обед с угощениями из татарской национальной кухни, в завершении
татар чае – чаепитием с татарскими лакомствами.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде.

“Туган як”ның узган елгы 22 декабрь санында миңа яхшы таныш булган Абдулла хәзрәт Әдһәмовның “Мәрхүмнәргә мәҗлес кору дөресме?” дип исемләнгән вәгазе басылып чыккан иде.

Монда, әлбәттә, барысы да дөрес, хата юк. Тик ул безнең халкыбызга хас булган традицияне язган.

Моңа каршы килү мөмкин түгел, ә аның дәвамын язсак, яхшы булыр иде.
Автор традиция турында сүз йөртә, ә аны ислам хөкеменә салмый, ул әлеге мәҗлесләр турында үз карашыннан чыгып, үз фикерләре белән уртаклаша.

“Мәрхүмнәрне мәҗлес корып искә алу фарыз гамәл”, — дип ассызыкламый.

Кабатлап әйтәм, әлеге гамәлләр дингә каршылык итми, ләкин турыдан-туры дингә катнашы да юк.

Без бу традицияне дин нигезенә куярга хаклымы, дини кануннардан чыгып, халыкны мәҗлесләр корырга мәҗбүр итә алабызмы?



Әлбәттә, юк. Әгәр кем дә кем сүзебез асылында торган әмәлләрне дин нигезенә салып яки дингә бәйләп, аларны ислам кануннарына сөннәт яки фарыз гамәл итеп кертә икән, димәк, ул хак динебезгә зиядә кылган, аңа арттыру ясаган була.

Абдулла хәзрәт әлеге вәгазен дин нигезендә сөйләми, ә дини күзлектән бу традициянең бары файдалы якларын барлап чыга.

Ләкин медальнең бер ягын күрсәткәндә, аның икенче ягын да күрәсе килә.

Әгәр дә нинди дә булса мулла бу традицияне динебезгә сөннәт яисә фарыз гамәл диеп өстәп куй- са һәм аны дин нигезеннән чыгып эшләргә кирәк диеп вәгазьләрендә сөйләсә, ул вакытта динебезгә яңалык кертелер. Ә бу амәл бидгать (яңалык) диеп аталыр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, ул, үз чиратында, адашканлыкка илтә, ә адашканлык тәмугъ утына алып барыр.

Димәк, ул мулла динне бары үз файдасына куллана булып чыга, ә дингә нәрсәдер арттырырга беребезнең дә хакы юк. Белгәнебезчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу гамәлләрне эшләмәгән.

Берәүнең мәеткә мәҗлес корырга мөмкинлеге юк икән, аны мәҗбүриләргә, тикшерергә, аңа гөнаһ тагарга хакыбыз юк.

Әйтсәм-әйтим, сабантуй да бит традиция, аны да ислам диненнән чыгып эшләргәме?

Гомумән, традицияләрне исламга бәйләсәк, шул рәвешле дингә яңалыклар кертсәк, өстебезгә зур гөнаһ алачакбыз.

Коръән уку өчен кеше үлгәнне көтәргә кирәк түгел. Аны без һәрдаим укырга тиеш, ул безгә шәфәгать кыла, бу изге китапны укырга өйрәнү һәрберебезгә фарыз гамәлдән санала.

Туганнар белән дә терелектә, шатлыклы мәҗлесләрдә үзара күрешеп, аралашып яшәү күпкә кулайрак.

Садакага килгәндә дә, аны тарату өчен мәрхүмнәрнең кичәләрен көтеп торасы юк, мескеннәргә ярдәм кылу исламда һәрвакыт изге гамәлләрдән санала, тик уң кул биргәнне сул кул күрергә тиеш түгел.

Хәерне яки садаканы күрсәтеп өләшкәндә, аның белән масайганда бу гамәлегезнең әҗер-савабы күпкә кими яки бөтенләй юкка чыга.
Шул хакта та- гын бер сорау туа: мәҗлес корганда без, беренче чиратта, күз уңында мескеннәрне тотабызмы, аларны кунакка дәшәбезме? Нәкъ алар бит садака ияләре һәм мәҗлес кунаклары.

Кызганыч, күбебез моны эшләми. Һәм тагын.

Әгәр кеше тере вакытта Аллаһы Тәгаләгә ышанмады, дин кушканны санга сукмады һәм нахакка кешеләр рәнҗетте икән, димәк, үлгәннән соң без бу хакта берни дә эшли алмыйбыз.

Вафат булган кешенең туганнары һәм малы гына кала, ә бар кылган гамәлләрен ул үзе белән алып китә — игелеген дә, гөнаһын да.
Йомгаклап әйткәндә, мәрхүмнәрнең “өчен”, “бишен”, “җидесен” үткәрү дин буенча мәҗбүри шарт түгел, бурычка кереп мәҗлес коруның да әҗер савабы юк дәрәҗәсендә.

Пәйгамбәрнең (с.г.в.) бер хәдисендә: “Бозыклыкны күрсәң, син аны кулың белән туктатырга яки телең белән тыярга тиеш, ахыр чиктә күңелең белән анардан ерак бул”, — диелгән. Һәрхәлдә, шул принципны кагыйдә буларак шәхсән үз тормы- шымда кулланам һәм башкаларга да шуны киңәш итәм.

Село Татарское Маклаково фото и видео

19.01.2018
Равил ФАТЕХОВ,
Татар Моклокасының икенче мәхәллә имамы.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.