Глава Администрации семи татарских сёл в Нижегородской области

Садретдинов Ильдар глава администрации Уразовка

Выполненные работы и итоги

Встреча с мэром Уразовки,главой Администрации семи татарских сёл Садретдиновым Ильдаром Наильевичем.
Подвели итоги по выполненным работам по благоустройству и ремонту дорог в селах.

Җиде авыл башлыгы.

Яңа елның беренче көннәрендә үк Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Наил улы Садретдинов белән очрашып,
2017 ел йомгаклары һәм быелга планнары турында сөйләштек. Әлбәттә, эшләнгән эшләр дә, планлаштырылганнары да байтак – бер мәкаләдә язып бетергесез. Шуңа да бу язмада иң мөһимнәрен генә әйтеп үтәрбез.

— Уразавыл администрациясенә 7 авыл керә, шуларның берсен – Кадымавылны дачалар поселогы дияргә була. Шуңа күрә күбесе очракта анда җәй айларында гына эшчәнлек алып барабыз — территорияне янгын куркынычы тудырган коры үләннәрдән арытабыз, юлларны тиешле сыйфатка китерәбез. Бу авылда каты түшәмле юл юк, шунлыктан язгы ташкын вакытында аңа зыян килә, һәр ел диярлек Кадымавылда юлларны төзекләндерү сорала.

Гомумән алганда, быел безнең администрациягә кергән авылларда планлаштырылган күләмдә юллар төзелде һәм ремонтланды: “Җирле ини-циативаларга ярдәм күрсәтү” программасы кысаларында Кызьмавылда 500 метр, ә Куйсуында 300 метр юл салынды.

Башка проектларны үз көчебез һәм спонсорлар ярдәме белән тормышка ашырдык.



Куйсуында ук 250 метр юлга, Атяравылның Кооперативная урамына бер километр вак таш салынды.
Соңгы очракта җирле аграр хуҗалыклар ярдәм итте, рәхмәт үзләренә. Кызыл Ярның Набережная урамына 250 метр вак таш түшәлде, Уразавылда инвалидлар йор-тына һәм федераль янгынчылар хезмәтенә илтә торган юлларны төзекләндердек.
Халык телендә “Поле чудес” дип йөртелгән микрорайонда да берникадәр эшләр алып барылды.
Милли район үзәгенең башка почмакларында да юллар ремонтланды.
Авыл советы карамагында катламы каты булмаган (проселочный) юллар да бар.
Бюджет сайлыгы безгә аларның барысына да асфальт яки вак таш түшәргә мөмкинлек бирми.
Гомумән, бу проблеманы, минемчә, өлкә яки дәүләт хөкүмәте тарафыннан финансланган берәр максус максатчан программа гына чишәргә сәләтле. Шушы фикерем белән башка авыл башлыклары да килешер, дип уйлым, — ди Илдар Наил улы.

Милли район үзәгендә дә төзекләндерү эшләре актив бара. Юллар белән бергә, тротуарлар да төзелә, парк яңартылды, күл тирәнәйтелә.

— Әйе, парк артындагы күлне тирәнәйттек, киләсе елга ярларын ныгытырбыз. Анда балык үрчетү дә планда бар. Алла бирсә, сулык тирәсендә ял урыны да булдырырбыз, — ди ул.
Кичләрен һәр авылда диярлек урамнарны яктырту проблема-сы бар.
Узган елларда Уразавыл администрациясенә кергән авылларда урам лампаларын яңарта, арттыра килгәннәр. Ә быел аларны энергия саклагыч лампаларга алмаштыралар.

— Подрядчик белән килешү төзедек, алар апрель аена кадәр безнең администрациягәкергән авылларда 841 яңа яктырткыч куярга тиеш һәм бу лампаларга биш ел тиешле хезмәт күрсәтерләр.
Яңарыш безгә экономияләнгән акчаны төзекләндерү яки башка сферага юнәлтергә мөмкинлек бирер, — ди глава.
Тәҗрибәле белгеч яңа, 2018 елга да зур планнар төзи.
Шуларның берсе укучылар куркынычсызлыгына юнәлтелгән.
Озакламый Уразавыл урта мәктәбе алдына сфетофор һәм тиешле юл билгеләре куелыр.

— Бу мөһим эшкә акча бүленеп бирелде һәм январь-февраль айларында юл куркынычсызлыгы билгеләре эшли башлар дип беләм. К
иләсе елга Парковый тыкрыгын киңәйтергә җыенабыз. Ко-оперативная урамын әйләнеш юл (объездной) белән тоташ-тырганга күрә, бу тыкрык бу-енча бик күп машиналар йөри.
Финанс мөмкинлекләр таба алсак, тыкрык юлы чатыннан тротуар да төзербез, — ди Ил-дар Наилевич.
Бүгенге заманда һәр авылда диярлек коры үлән янгын куркынычы тудыра.
Алла сакласын, җәйнең эссе көннәрендә кечкенә генә ут чыганагы бөтен авылны яндырырга мөмкин.

— Яңа елда һәр авылда диярлек янгынга каршы чараларны ны-гытырга җыенабыз: өстәмә резервуарлар, пирслар, аларга керү юллары төзергә кирәк.
Әлбәттә, коры үләннәрне чабу эшен дә даими алып барырбыз.
Бу бик зур проблема, авылларда халык азая, димәк, ябык, каралмаган йортлар күбәя.
Гадәти буларак, шушы өй азбарлары, бакчалары коры үлән белән тула, а аларны бу йортларга кереп рөхсәтсез чаптырырга хокукыбыз юк, — ди глава.
Соңгы елларда чүп-чарны үтильләштерү мәсьәләсе районда чишелде дияргә дә ярый, көнкүреш калдыкларын махсус оешма җыя, ләкин шул очракта да тыелган урыннарга чүп ташлаучылар табыла икән.
Әлбәттә, авыл администрациясе барлыкка килгән чүплекләрне юк итә бара һәм быел да бу мөһим эшне дәвам итәргә җыена.

— Безнең беренче максатыбыз — торак пунктларны төзекләндерү, тәртиптә, чисталыкта тоту.
Гомумән, эшләр күп, бюджет мөмкинлек бирсә, барысын да эшләрбез.

Форсаттан файдаланып, барыбызны да сөендергән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм!

Быел да шулай бергәләшеп туган авылларыбызның үсешен кайгыртып эшләрбез, яңа үрләр яуларбыз, дип ышанам.
2018 елның да һәр көне без-не алга илтеп, бәхет-шатлык кына китерсен.

администрация с.Уразовка

Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин, саулыгыбыз нык булсын, — дип сөйләде Уразавыл администрациясе башлыгы.

12.01.2018
Ринат СӨННӘТОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.