Зиратлар да рәсмиләшер (село Андреевка)

с.Андреевка Сергачский район

Собрание в селе Андреевка.

Бедретдинов Хасян Садетдинович глава Администрация Андреевского сельсовета Сергачского муниципального района
провел встречу с жителями села Андреевка.

На повестку дня были вынесены вопросы по проекту программы “Поддержка местных инициатив”, подписания соглашений по использованию электрической энергии и оформления кладбищ.

Узган атна азагында Мөтеравылда халык җыены булып үтте. Көн кадагына чүп-чар җыю, “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасы проектлары, электр энергиясен куллану буенча килешүләр имзалау һәм зиратларны рәсмиләштерү сораулары чыгарылган иде.

Соңгысына тулырак тукталырбыз, чөнки: “Авыл каберлекләрен шәхси эшмәкәрләр арендага алмакчы”, — дигән коточкыч имеш-мимеш Мөтеравыл халкы арасында киң таралган.

Халыкны тынычландырыр өчен авыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов җыелышны шушы сораудан башлады да.



— Күптән түгел безнең төбәк авыл администрацияләре башлыклары, шул исәптә мин дә, торак пунктларда булган зиратларны рәсмиләштерүне таләп иткән өлкә прокуратурасы йөкләмәсе алды.

Документта каберлекләр территорияләрен межалау һәм аны официаль реестрга теркәү турында сүз бара. Бу эш авыл администрацияләре яки башка субъект тарафыннан эшләнергә мөмкин. Авыл советы керемнәрне үз өстенә алып, зиратларны рәсмиләштерсә, бу юнәлештә зур үзгәрешләр булмаячак. Бары тик мәетләр һәм яңа каберләр тиешле формада исәпкә алынып барылыр.

Бүген бу эш бер авылда да диярлек җайга салынмаган, күбесе очракта җирле хакимияткә мәетнең үлү сәбәбе турында да, аны җирләргә рөхсәт иткән кәгазьләр дә бирелми.

Югарыдагы тәртипне федераль закон таләп итә һәм без аңа каршы килә алмыйбыз. Ә менә каберлекләрне рәсмиләштереп, авыл администрациясе карамагына кертү яки аны арендага бирү турын-да без бергәләп карар чыгарырга тиеш.

Зиратларны арендага алырга теләүчеләр бар. Бу эшмәкәрләр авылда түләүле ритуаль хезмәт күрсәтүне җайга салмакчы. Алар зиратларны рәсмиләштерү, аны тиешле сыйфатта тоту эшләрен үз өстенә алырга әзер.

Бу очракта халык кабер урыннарын арендатордан сатып алыр, мәетләрне җирләү дә түләүле булачак, — диде глава үз чыгышында.

Хәсән әфәнде авыл халкына бу проблеманың барлык уңай һәм тискәре якларын җентекләп аңлатты. Озак киңәшкәннән соң, халык каберлекләрне авыл администрациясе карамагына күчерергә карар кылды, ә глава бу эшнең финанслау мөмкинлекләрен табарга ышандырды.

— Әлеге карар безнең өчен иң мөһим вариант, чөнки махсус ритуаль оешмасы күрсәткән хезмәткә акча түләргә күбебезнең мөмкинлекләре чикләнгән. Аллага шөкер, бүгенгә мәетләр җирләргә үз көчебез дә җитә, — диде ул.

Зиратларны рәсмиләштерү һәм бу өлкәдә тиешле рәвештә эш алып бару бүгенгә бик актуаль мәсьәлә булып тора.

Аның дөрес чишелеше, безнеңчә, тулысынча авыл баш-лыгы һәм җирле депутатларның намусына бәйле.

Нәкъ алар бу мәсьәләне халыкка аңлатырга тиеш. Шуны да әйтик, Мөтеравыл башлыгына зиратларны арендалау тәкъдиме белән чыккан бәндәләр — күрше районнардан мөселман-якташларыбыз.

Собрание в с.Андреевка
Мәет җирләү йолаларыннан табыш күрү мөселман кануннарына каршы килмиме соң?!

Кеше кайгысында акча эшләү, берсүзсез, гөнаһ, безнеңчә!

15.12.2017
Ринат СӨННӘТОВ

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.