Дед Мороз и снегурочка праздник для детей

Татарстан Арча районы

Дед Мороз и снегурочка-новогодние чудеса

Дети верят в новогодние чудеса и Деда Мороза.

Визит Деда Мороза м Снегурочки станет для ребенка запоминающимся и ярким событием в его жизни.
Дед Мороз и Снегурочка поводят с вами хороводы, расскажут сказки, загадывают загадки, поиграют и конечно подарят самые долгожданные и ценные подарки.

С новым Годом поздравляю!
И хозяев, и гостей,
Счастья всем, добра желаю,
И погожих, ясных дней.
Веселый зал блестит сегодня,

Сверкает множеством огней,

На шумный праздник новогодний

Зовет приветливо друзей!

Возле елочки сегодня раздаются голоса:

Здравствуй, праздник Новогодний,

Здравствуй, елочка-краса!

“Туган як” һәм Кыш бабай.

Ниһаять, үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел тыныч кына узып бара. Яңа ел һәрберебезнең — олыбызның да, кечебезнең дә көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булып торадыр, һәрбер кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗиза өмет итә.

19 декабрьдә, иң төп татар әкияти геройларның берсе булган Кыш бабайның туган көне алдыннан, редакциябез телебезне, мәдәниятебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә зур көч куйган гаиләләрдән ике баланы Татарстанның Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә юллама белән бүләкләнде.



Яңа ел алдыннан редакция тарафыннан оештырылган шушы тыл-сымлы әкият иленә сәяхәт кылу мөмкинлегенә пашатлы, Семочки мәктәбенең 5 класс укучысы Эльнара Алиәкбәрова һәм Красный Островтан Алмас Халилуллин лаек дип табылдылар.Эльнара газетабызның иң актив укучыларының берсе, “Шәкерт” чыгарылышы белән тыгыз элемтәдә тора, “Балалар иҗаты” сәхифәсе астында һәр сан диярлек Эльнараның мәктәп, авыл тормышы турында саф татар телебездә язган иншалары дөнья күрә. Әле кече яшьтән ул җыр-моңга гашыйк, мәктәптә, клубта, районара хәтта өлкә күләмендә уздырылган милли чараларның үзәгендә һәм, әйтергә кирәк, бар чыгышлары да ана телебездә. Алмас Халилуллинның да шушы бүләккә ия булуы кинәттән түгел. Бу гаилә Красный Островта гына түгел, күрше районнар халкы арасында да олы хөрмәткә лаек. Ә иң мөһиме, татарлыгыбызны саклап калу, телебезне үстерү өчен тырыша алар. Шул сәбәпле уллары Алмасны күрше Пильна районының

Сафаҗай авылы мәктәбенә йөртеп укыталар, ә иң мөһиме — моңа Ал-мас үзе теләк белдергән. Инде “Туган як” газетасыннан шушы бүләккә ия булучылар билгеләнгәч, ниһаять, юлга чыктык. Резиденция Казаннан 80 км ера-клыкта Ия елгасы ярындагы әкияти матур, карлы, ылыслы урман эчендә урнашкан. Берчә резиденция 50 кешелек төркемне кабул итә ала, ә көн дәвамында уртача 300ләп кеше Кыш бабайда кунакта була.

Резиденциягә килеп җитү белән әкият иленә эләккән кебек булдык. Матур итеп бизәлгән йорт, чыршылар, аларның сихри утлары безне тылсым дөньясына алып китте. Һаваның суыклыгы, аяк астындагы карларның җемелдәвә, үзенчә көйләп шыгырдавы – болар ба-рысы да җиһан Яңа ел белән яши икәнне сиздерде.

Капка төбеннән безне һәм резиденциягә башка сәяхәт кылучыларны Шайтан каршылады, Кыш бабайга җитәр өчен төрле маҗаралар узып, әкият геройлары белән очрашу көтелә икәнне белгертте.

“Кыш бабайның урман әкиятендә уйнап сәяхәт итәбез” дигән тылсымлы сүзләрне истә калдырып, без Батыр, Таһир һәм Зөһрә, Убыр-лы карчык, Аҗдаһа белән таныштык, бергәләшеп уйнап күңел ачтык, алар әзерләгән биремнәрдә катнаштык. Балаларның тапкыр, җитез булулары, сынаулар кар-шында югалып калмаулары, матур шигырьләре һәм җырлары тылсымлы урман һәм аның яшәүчеләре төзегән капкыннарны бик җиңел үтәргә ярдәм итте һәм Кыш бабай-га чыгарды.

Яшел тун, түбәтәй, чигүле күн читек кигән шушы татар тылсымчысы барчабызны да ана телебездә сәламләде, хәл-әхвәлләр сорашып, кунакларны җырлатты, биетте. Ниһаять, балконда күренгән Кар кызы һәркемне җылы сәламләп, өйгә узарга чакырды. Мондагы матурлыкны сүз белән әйтеп, каләм белән язып бетерерлек түгел.

Икенче катка Кыш бабайның бүлмәсенә итүче бормалы баскыч тылсымлы, теләкләрне чынга ашыра, диде бабакай. Бүлмәнең түр башында аның йокы урыны, өстәл өстендә зур самавыр, балаларның хатларын укый торган тылсым-лы өстәле, килгән кунакларның теләкләрен язып салу өчен зур-зур тәпәннәр, күз явын алырлык чыршы һәм башка күп кенә әйберләр белән таныштык, янәшәдә урнашкан бүлмәдә рәхәтләнеп курчак спектакле карадык. Кул эшләренә өйрәнү бүлмәсендә кәгазьдән кар бөртекләре ясау буенча мастер-класста да катнаштык.

Ахырда Кыш бабай һәр кунакны Яңа ел бүләге һәм пичәт белән рас-ланган грамота белән бүләкләде. Без дә, үз чиратыбызда, Кыш бабайга буш кул бармадык, аңа бүләккә киләсе елга “Туган як” газетасының махсус календарьләрен тапшырдык. Йөзләгән чакрым үтеп, бераз арган булсак та, мәркәзебез Казанны күрмичә кайтып китә алмадык. Без анда караңгы төшә башлаганда килеп җиттек һәм кичке Казан үзенең матурлыгы белән исне китәрде

  • Дед Мороз и снегурочка праздник для детей
  • Дед Мороз и снегурочка праздник для детей
  • Дед Мороз и снегурочка праздник для детей
  • Дед Мороз и снегурочка праздник для детей

– Яңа елга матур итеп бизәлгән урамнар, витриналар, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете – барысы да онытылмас матур күренеш. Соклануыбызны яшерә алмыйча бераз шәһәр үзәгендә йөргәч, кайтыр юлга чыктык һәм юл буе диярлек алган тәэсирләребез турында сөйләшә килеп, 400 чакрымнан артык юл сизелмәде дә кебек.

Эльнара белән Алмас, аларның әниләре Гүзәл белән Алсу шушындый матур, онытылмас Яңа ел бүләге өчен “Туган як” редакциясенә, шәхсән баш редактор Олег Әндәрҗановка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Һәм, әлбәттә, безне хәвеф-хәтәрсез шундый ерак сәяхәткә илтеп китергән редакциябез йөртүчесе Рушан абый Мустафинга зур рәхмәт.

Яңа ел алдыннан кылган шушы сәфәребез күңелләрдә әле озак сакланыр.

19.12.2017
Румия ХАМЗИНА

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.