БЕЗГӘ 27 ЯШЬ ТУГАН ЯК ГАЗЕТАСЫ

Татарской газете Туган як 27 лет

День рождения газеты «Туган Як»(Сергач)

Нижегородская областная общественно-политическая газета «Туган як» отметила свое двадцатисемилетие.

Главная задача газеты Туган Як — сохранение татарского языка, культуры, обычаев народа и изучение истории татар Нижегородчины.

Газета Туган як(Сергач) родилась и увидела свет на волне демократических перемен девяностых годов и стала ответом на просьбы и требования широкой татарской общественности об издании национальной газеты на родном языке.

Агымдагы атнада булып үткән берничә вакыйгага кыскача гына тукталып үтик. Гадәттәгечә, на-чарыннан башлыйк: Халыкара Олимпия комитеты Россия җыелма командасын 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак Кышкы Олимпия уеннарына җибәрмәскә дигән карар чыгарды. Шуның өстенә әле допинг кагыйдәләр бозуны тикшерүгә тотылган 15 млн доллар күләмендәге чыгымнарны да безнең Олимпия комитеты капларга тиеш. Дөрес, допинг куллануда телгә алынмаган “чиста” спортчыларыбыз Олимпиадага бара ала, әмма безнекеләр нейтраль байрак астында чыгыш ясаячак, ә җиңгән очракта алар хөрмәтенә Россия гимны яңгырамаячак. Бу хәбәр рәсми игълан ителгәч, Россия тулаем бойкот белдерер һәм бер спортчыны да киләсе елдагы Олимпиадага җибәрмәс, дигән фикерләр киң таралды. Ләкин 6 декабрьдә Түбән Новгородта булып кайткан Россия Президенты киң җәмәгатьчелеккә түбәндәгене белдерде:



— Без, һичшиксез, бернинди блокада игълан итмәячәкбез һәм Олимпиадада катнашыр-га теләүче спортчыларыбызга киртәләр куймаячакбыз. Алар бит бөтен карьералары дәвамында шул уеннарга әзерләнә, спортчылар өчен бу бик мөһим нәрсә. Шул фикердән чыгып, берәүгә дә бернинди тыю булмаячак, — диде Владимир Путин.

Түбән Новгородның легендар Горький автозаводының 85 еллыгы уңаеннан Президент тантаналы митингта катнашты. Мәскәүдә яңа гына оешып килгән “Нигез” исемле ниж-гар татарлары якташлыгы 10 декабрьдә үзенең беренче “НижгарFegt” мәдәни-агарту чарасын башкаланың Малый Татарский переулогындагы “Татар үзәге” булган Асадуллаев йортында уздыра. Безнең яклардан бу кичәдә К.Октябрь районы делегациясе дә администрация башлыгы Халит Сөләйманов җитәкчелегендә катнашачак.

“Подписчик декадасы” кысаларында безнең хезмәткәрләр Шөбиле, Уразавыл, Рбишчаларны йөреп чыкты һәм шушы авылларда җирле басмалардан өстенлекне “Туган як” газетасына биргән милләттәшләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.“Тыйнак та без, кунак та без”, — дип “Туган як” газетасы турында әйтүебез, чөнки “Кунак булсаң, тыйнак бул”, ди безнең халык.

7 декабрьдә газетабыз үзенең чираттагы 27 нче туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан без ниндидер тантаналы чаралар оештырмадык, шуңа да кара-мастан, тәбрикләүчеләр шактый булды һәм без аларның һәрбересенә рәхмәтле. Бу хакта 2 биттә укый аласыз. Ә без, үз чиратыбызда, шушы дата белән барча укучыларыбызны котлыйбыз,
“Туган як”ны оештырып гамәлгә куючы Рифат Фатех улы Ибраһимовка тирән ихтирамыбызны белдерәбез һәм аның якты истәлеген мәңге саклаячакбыз, хәтем-догадан калдырмаячакбыз, дип ышандырабыз.

Главный редактор газеты Туган Як Ибрагимов.Р.Ф

Алимҗан белән Рифат абыйга

Һәм дә рәхмәт иптәшләр советына.

Аларның игелеген истә тотып,

Дан җырлыйбыз “Туган як” газетына.

Күп җирләргә таралды

“Туган як”ның олы исеме.

Еллар сынавы буенча,

Исеменә килә җисеме.

08.12.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.