Подарок односельчанам с.Базлово от предпринимателя из Нижнего Новгорода

Рамиль Абдуллин предприниматель с.Базлово

Успешный предприниматель из Нижнего Новгорода Рамиль Абдуллин подарил своей малой родине

– Базловской амбулатории электрокардиограф и полимеризационную лампу для стоматологического кабинета.

Столь щедрый подарок для своих односельчан он сделал в день очередной конференции

национально-культурной автономии татар Нижегородской области,которая прошла в Нижнем Новгороде.

Вручения документации от нового медицинского оборудования заведующей сельской

амбулаторией Кариме Салихжановой на фото.

Авылдашларына олы бүләк

Рамил Абдуллинны Бозлау администрациясе баш​лыгы Али Аймасов туган авылының чын җанатары, патриоты, дип бәяләде.

село Базлово.Нижегородская область,Россия



“Нин​ди генә эшебез төшсә дә, аңа мөрәҗәгать итәбез һәм аның бер дә безнең үтенечне кире какканы булмады.

Нәкъ шундый милләтпәрвәр як​ташларыбыз, мәрхәмәтле авылдашларыбыз үзләренең эчкерсез ярдәмнәре белән авылда яшәүчеләрнең көнкүрешләрен яхшыртуга зур өлеш кертәләр, сабан​туйлар оештырып, күңелле ял итәргә мөмкинлекләр тудыралар.

Рамил әфәнде шәһәрдә эшләп яшәсә дә, күңеле белән ул туган авы​лында, газиз авылдашлары янында. Шуңа безгә карата гел ярдәме белән генә”, — ди Али Умярович.

Бозлауның күренекле бер егете, Т.Новгородның уңышлы эшмәкәре Рамил Абдуллин кече ватанына күрсәтеп килгән хәйрия гамәлләре белән авылдаш​ларын гел сөендереп тора.

Шул көннәрдә генә ул Спас үзәк район хастаханәсенең туган авылындагы амбулаториясенә күчереп йөртергә мөмкин булган элек​трокардиограф һәм полимеризация ясый торган лампа бүләк итте.

Ни хикмәт, без моңа үзебез шаһит бул​дык. Әлбәттә, олы игътибарга лаек булган бу бүләкне «чебеннән фил ясаучылар» мөмкин кадәр күбрәк халык алдында бер зур вакыйга итеп күрсәтер иде.

Хәер, Ра​мил әфәндегә мондый мөмкинлекне Ходай үзе бирде диярсең, әмма ләкин Т.Новгородта узган РНКАТНОның отчет-сайлау конференциясендә ул үз бүләген танта​налы тапшырудан баш тартты һәм конференция белән концерт арасындагы тәнәфестә генә Бозлау амбулато​риясе җитәкчесе Кәримә апа Салихҗановага медицина җиһазларының документларын тыйнак кына тапшыр​ды (фотода).

Хәзер Бозлау администрациясенә кергән Ишавыл белән Тукай халкына да кардиограмма эшләтер өчен район үзәгенә йөреп торасы юк.
Яңа лампа ярдәмендә тешкә сыйфатлы пломба куйдыру мөмкинлеге дә Рангы елгасы буенда яшәүче халыкның күңеленә дә, кесәсенә дә хуш килер, дип ышанабыз.

Кәримә апа барча авылдашлары, хезмәттәшләре һәм пациентлары исеменнән Рамил әфәндегә шушы бүләге өчен олы рәхмәтләр белдерде, үзенә һәм гаиләсенә исәнлек-иминлек теләде, эшләре уңышлы барсын, диде.

Без дә бу теләкләргә бик теләп кушылабыз, чөнки шәһәрлеләрнең авылга ярдәмнәре бүген аеруча мөһим.

27.11.2017
Олег ХӨСӘИНОВ фотосы һәм тексты.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.