Кыска яңалыклар 24.11.2017

Новости Сергач газета туган як

Гала-концерт детского вокального шоу-проекта «Звёздный дождь»

Проект объединил детей и взрослых — поклонников вокального искусства, волнующее и значимое мероприятие.
Юных вокалистов поздравили Глава местного самоуправления, Председатель Земского собрания Сергачского муниципального района Нижегородской области Н.М. Субботин, Начальник отдела культуры и туризма администрации Сергачского муниципального района Нижегородской области С.Ю. Лисина, директор МБУК «МЦКС» Д.Ю. Федорин.
На память об участии в мероприятии юные исполнители получили дипломы и ценные подарки.

Районнарда

Татар үзешчәннәре

Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге сәләтле балаларны ачыклау максаты белән “Йолдызлы яңгыр” вокал конкурсын игълан иткән иде һәм 19 ноябрьдә аның беренче этабы узды. Милләттәшләребездән музыкаль бәйгедә Кочко-Пожардан Диляра Гаязетдинова, Диляра Әхмәтбаева һәм Карина Климентьева, Грибаннан Айдар Секамов катнаштылар. Икенче этабы декабрьдә дуэт яисә трио формасында үткәрелер, ә Яңа ел каникуллары вакытында бу бәйге зур гала-концерт белән тәмамланыр. Иң яхшыларны, әлбәттә, бүләкләрләр дә.

Сафаҗай спортчылары



Пильна районы Сафаҗай мәктәбе уку-укыту буенча гына түгел, спорт ягыннан да районда беренчеләрдән булып санала. Үткән атнада Пильнада 2005 елда туучылар арасында уздырылган баскетбол чемпионатында тренер Рөстәм Хайретдинов җитәкчелегендәге малайлар һәм кызлар командалары беренче урыннарны яулаганнар, ә Камилә Абдрахманова белән Камил Абдулбәров иң яхшы уйнаучылар булып табылган.

Суыксу тормышы

Кызыл Октябрь районы Суыксу башлыгы Рәшит Хәсәнов белдерүенчә, авылда китапханә, клуб, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшли. Белем- тәрбия бирү учреждениеләренә 19 бала йөри. Быелгы төзекләндерү эшләре планы кысаларында биш урамга вак таштан чокырлы ремонт ясалган, “Җирле инициатива- лар” программасы кысаларында Юность урамына асфальт са- лынган. Клубта җылыту мәсьәләсе хәл ителгән — котельныйны бина эченә урнаштырганнар, аны район мәдәният комитеты кайгырткан.

Тукай күпере

Спас районы Бозлау администрациясе авылларында юлларны тиешле дәрәҗәдә тотуга зур игътибар бирәләр. Күптән түгел Тукайда Полевая урамындагы иске күперне сүтеп, яңасын төзегәннәр. Аны булдыруга җирле администрация шактый сумма биргән, ә төзү материалларын авыл халкы кайгырткан. Шулай ук тукайлылар төзү урынында елга юлын үз көчләре белән чистарткан.

АВЫЛЛАРДА

Сафаҗай главасы Фәрит Каюмов белдерүенчә, өлкә гранты исәбенә мәдәният йортына яңа аппаратура сатып алганнар, ә администрация җирле “Киров” СПКсы ярдәме белән хоккей ко- мандасы өчен яңа форма кайгырткан.

Печәдә бүгенгә клуб, Лопатин администрациясе вәкиллеге, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы һәм ике кибет эшли.

Уразавыл мәктәбе укучылары укытучы Динара Яруллина җитәкчелегендә “Сделано с заботой” Бөтенроссия акциясе кысаларында кошлар өчен 15 җимлек ясаганнар һәм аларны бакчага элгәннәр.

Камка клубында Әниләр көне уңаеннан җирле үзешчәннәр концерт куйган. Чүмбәлинең хөрмәтле кешеләренең берсе Садек Арслановка 19 ноябрьдә 90 яшь тулган.

Семочки мәчетендә алты дистәгә якын өлкәннәрне җыеп, сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Аларны район һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов белән Равил Бәдретдинов, имам Рәшит хәзрәт Хайретдинов котлаганнар.

Красный Остров мәдәният йортына мәскәүле авылдашлары әлеге учреждениенең исеме язылган элмә такта бүләк иткәннәр.

Шөбилеле Эмиль Мөхәммәдияров йөзү буенча өлкә беренчелеге ярышларында ирекле стильдә 1500 метрлык дистанциядә финишка өченче, 800 метрлык дистанциядә икенче булып килгән.

Петрякс мәктәбенең өлкән класс укучылары өчен, Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына һәм Комсомол оешмасының барлыкка килүенә туры китереп, тарих сәгатьләре үткәрелгән.

Кече Рбишча һәвәскәре Илдус Харрясов бу көннәрдә Казанда барган “Татар моңы” Халыкара конкурсында катнаша.

Ишавылдан Рәхилә Аймасова Спас районы игълан иткән фото- конкурста катнашып 1 урынны алган.

село Ишеево.Нижегородская область
село Ишеево (фото)

Иске Мочалида моннан өч ел элек мәскәүче авылдашла- ры,
эшмәкәр Шамил Хайретдинов крестьян-фермерчылык хуҗалыгы оештыра һәм аңа әнисенең исемен бирә.
Бүген “Хабибуллина Н.С.” КФХсы уңышлы гына эшләп килә.

24.11.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.