Кыска яңалыклар 10.11.2017

новости газета туган як

Ремонт в мечети села Шубино.

Произведена полностью замена электропроводки, окон-на качественные пластиковые стеклопакеты на 2-3 этажах,
переоборудована системы отопления,установлены новые лестницы, перила, ограждения на балконах из массива дуба.
Установлены натяжные потолки в основном зале, под балконами выровнены полы и подготовлены под укладку ковролина с линиями для рядов молящихся.

Авылларда.

ШӨБИЛЕ мәчетендә мәхәллә һәм авыл халкы ярдәме белән май аеннан бирле ремонт эшләре бара.

Шул вакыт эчендә электр cистемасын яңартканнар, тәрәзәләрне алмаштырганнар, яңа келәм җәяр өчен идәнне һәм буяр өчен диварларны тигезәйткәннәр.

Эшләр белән Зәки Нәвретдинов һәм Абдулкадер Шаймәрдәнов идарә итә. Иске Мочалидан армия сафларына Эмиль Хәсәнов белән Рөстәм Калимуллин киткән.

МӨТЕРАВЫЛ клубында балалар өчен мульт-викторина оештырганнар.

СУЫКСУ балалар бакчасында “Вместе ярче” бөтенроссия энергосаклау фестивале кысаларында чара үткәргәннәр.

ЯҢА МОЧАЛИ администрациясе башлыгы Рафаил Айнуллин хәбәр итүенчә, юлларны төзекләндерү эшләре кысаларында быел авыл урамнарына якынча 1 километр асфальт һәм 1,4 километр вак таш салынган.



АНДЫДА Өлкәннәр айлыгы кысаларында район үзәк хастаханәсе табиблары пенсионерларның сәламәтлекләрен тикшергән, ә социаль яклау идарәсе белгечләре сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар биргән.

ӨЧКҮЛ, ЯНДАВИШЧА, КАРГАда яшәүче 16 өлкән кешегә бәйрәм өлеше итеп спонсорлар кайгырткан азык-төлек җыелмалары тапшырганнар.

ЫРГУ янгын депосында мәхәллә ярдәме белән җылыту системасын яңартканнар.

КОЧКО-ПОЖАР хоккейчылары корд янында чишенү бүлмәсе кайгыртканнар һәм аны үз көчләре белән төзекләндерәләр.

КАМКА администрациясе башлыгы мөнир Шәймәрданов белдерүенчә, биредә “Җирле инициативалар” программасы кысаларында футбол мәйданын тигезәйткәннәр, яңа капкалар бастырганнар, тамашачылар өчен 50гә якын урындык кайгыртканнар.

Ә ГРИБАННЫҢ “бергәлек” мәчетендә, мөнир әфәнде әйтүенчә, котельный төзү эшләре тәмамланган. Аңа газ җибәрер өчен документлар әзерләргә генә калган.

ТУКАЙ егете Рушан Арифуллин Киров өлкәсендә регионара бокс буенча узган турнирда үз авырлыгында җиңү яулаган.

Районнарда

Мәҗлес корганнар

Пильна районы Яңа Мочалида социаль хезмәткәрләр Өлкәннәр айлыгы уңаеннан уннан артык хөрмәтле авылдашларын җирле китапханәгә җыеп, сый-хөрмәт күрсәткәннәр, концерт биргәннәр. Яшьли авыр хезмәткә җигелеп, күпне күргән, күпне кичергән, ә бүген үрнәк булып торган кадерле авылдашлары мәҗлес коручыларга олы рәхмәтләрен белдергән, Сафаҗайдан социаль хезмәткәрләр бүлеге мөдире ру-шания иксанова да бәйрәм сәбәпчеләренә изге теләкләрен ирештергән.

село Сафажай.Нижегородская область

Клубта җыелганнар

Спас районы бозлау администрациясе карт буын вәкилләрен һәрвакытта да хөрмәт итәргә тырыша. Җирле хакимият башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, Өлкәннәр айлыгы ахырында Бозлау мәдәният йортында авылның 30га якын хөрмәтле абый-апаларын җыеп, бәйрәм белән тәбрикләгәннәр, табын артында сыйлаганнар, җырлар җырлатканнар. бәйрәм чарасын, һәр елдагыча, авыл учреждениеләре хезмәткәрләре һәм актив позицияле гражданнар оештырган.

Лауреат булганнар

Сергач районы Кочко-Пожар баянчысы Азат Жиһаншин улы Марат белән чувашстан республикасы Урмай авылында узган “Уйнагыз, гармуннар!” регионара конкурс нәтиҗәләре буенча I һәм II дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булганнар. Ә 4 ноябрь көнне Жиһаншиннар гаиләсе авыл үзешчәннәре делегациясе составында түбән Новгородта Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чараларында ярминкә ачу тантанасында милләтебезне күрсәткәннәр.

10.11.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.