Праздничный стол для представителей старшего поколения в Ключищах

ДК село Ключищи

В Нижегородской области завершился месячник, посвященный пожилым людям. Последним из татарских сел поздравляли представителей старшего поколения в Ключищах(Суыксу). В здании клуба стараниями работников учреждений села, на средства местной администрации, депутатов и хозяйства “Алга” был накрыт праздничный стол. Перед около полусотни ключищенцов со словами поздравления выступили глава Краснооктябрьского района Халит Сулейманов, руководитель комитета культуры района Максут Яруллин, глава Ключищенской администрации Рашид Хасянов, имам Зиннятулла хазрат Кабиров, директор местного дома культуры Медихать Сапиханов, библиотекарь Сария Хусаинова, заведующая детским садом Гульнара Рамазанова. Рашит Зиаетдинович, пользуяюсь случаем также чествовал юбиляров — Абдулхака Сетдикова и Майру Андержанову, вручив им памятные подарки.
Меджлис в селе Суыксу
Артисты Уразовского дома культуры Ильдус Харрясов, Сария Ефремова и Рушан Хайретдинов развлекали гостей своими песнями. Редакция газеты “Туган як” приехала на мероприятие не с пустыми руками: всем ветеранам, труженикам села и организаторам праздника были вручены большие, цветные календари на 2018 год с расписанием религиозных праздников.



Соң булса да, уң булды

    Өлкәннәр айлыгы кысаларында авылларыбызда соңгы бәйрәм кичәсе атна башында Суыксу клубында узды. бәйрәмгә бердәнбер калган бөек Ватан сугышы ветераны 92 яшьлек Үмәр Әбүбәкиров һәм Венгрия вакыйгаларында катнашучы Харис Үмәров та килделәр. Аларны хөрмәтләү инде аеруча зур булды. Табын 50 кешегә исәпләп төзелгән иде. Аны корырга җирле авыл советы, депутатлар һәм “Алга” хуҗалыгы булышкан. Аш әзерләү һәм өстәл кору эшләрен клуб, администрация һәм китапханә хезмәткәрләре Сәрия Хөсәинова, Елена Балякина, Рамилә Камалетдинова, Алсу Бәдретдинова, Найлә Сәбитова, Рушания Хайретдинова, Сайра Имаметдинова башкарган. районның Земство җыены депутаты, пашатлы Ринат Абдуллин, кайнар аш әзерләргә ит белән ярдәм иткән. Юл уңаеннан глава Рәшит Зияетдин улы мәҗлесне үткәрергә булышкан фикердәш әфәнделәргә һәм үзенең кул астында эшләгән уңган хуҗабикәләргә рәхмәт сүзләрен белдерде. Олы буын вәкилләрен җылы сәламләп, Аллаһы тәгаләдән аларга сәламәтлек, бәхетле картлык сорап, имам Зиннәтулла хәзрәт Кабиров дога кылды. Авыл башлыгы хөрмәтле авылдашларына рәхмәтләрен ирештерде, киләсе елларга да менә шушы сафларда очрашуга өметен белдерде. Шулай ук ул юбиляр булган Абдулхак Сетдиковка һәм Майра Әндәрҗәновага халык алдында тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

    Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов суыксулыларга тыныч, исән картлык һәм бала-оныклары хөрмәтендә яшәп картаерга насыйп булуларын теләде. Котлау сүзләре белән клуб мөдире Медихат Сапиханов, китапханәче Сәрия Хөсәинова һәм тагын берничә авыл кешесе чыгыш ясады. Район мәдәният җитәкчелеге исеменнән максут Яруллин җылы тәбрикләде. Котлаулар тәмамлангач, кунаклар сыйлануга кереште.
    Праздничное мероприятие в с.Ключищи
    район мәдәният йорты артистлары илдус Харрәсов, Сәрия Ефремова һәм Рушан Хайретдинов аларны бертуктаусыз җырлары белән сөендереп торды.

    “Туган як”тан бүләк итеп хөрмәтле суыксулыларга дини бәйрәм көннәрен үз эченә алган 2018 елга зур, төсле календарьлар тапшырдык. Абый-апалар шул кечкенә генә бүләккә бик шатландылар, газета-быз исеменә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

10.11.2017
Илнар САДЕКОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.