Старшее поколение в центре внимания (село Петряксы)

меджлис в селе Петряксы

Забота о пожилых людях — большая ответственность.

Как это просто – порадовать пожилого человека,пригласить за праздничный стол с татарскими национальными блюдами,
организовать для них конкурсы и викторины,концерт с известными исполнителями.

Пророк Мухаммадﷺ сказал:
«Молодому человеку, проявившему уважение к старшему за преклонный возраст, в старости Господь пошлет людей, которые будут ухаживать за ним» (Ат-Тирмизи).

Өлкәннәр игътибар үзәгендә.



Октябрь аеның соңгы көнендә авылыбызның өлкәннәрен мәдәният йортына җыеп хөрмәтләдек. Хезмәт һәм тормыш юллары белән абруй казанган алты дистәгә якын абый-апаларыбыз беренче булып мәктәптәге авыл музее белән таныштылар.
Аннары без аларны табын артына чакырдык.

Өстәл кору һәм аш әзерләүне балалар бакчасы, мәктәп, администрация, клуб, СПК идарәсе, хастаханә хезмәткәрләре һәм авыл халкы башкардылар. Рәхмәт үзләренә.

Бәйрәм сәбәпчеләренә котлау сүзләрен җирле администрация, СПК рәисе һәм танылган якташыбыз, су асты гаскәрләре ветераны, икенче ранг капитаны Әнвәр Сабиров җиткерделәр.

Ә бу бәйрәм алдыннан СПК идарәсе колхозчы- ветераннарга 5 килограмм шикәр комы өләшеп чыкты.
Кичәне җылы сүзләр белән укытучы Райханә Гильманова матур иттереп алып барды.

Яшь үзешчәннәребез Диляра Гильманова белән Эльмира Измайлова җырлар белән чыгыш ясадылар.
Гармунчы Хәйсәр Сабитов көе астына Роза Аляутдинова, Садия Низамова, Вәдүт Алиходҗин,
Абдулхай Измайлов яшьлек елларындагы җырларны башкардылар.

Өлкәннәребез аеруча канәгать булдылар, хәтта икенче көнне дә шалтыратып рәхмәтләрен белдерделәр.
Без дә аларга кече ватаныбыз файдасына тырышып эшләгәннәре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, бәхетле картлык телибез.

село Петряксы.Нижегородская область

03.11.2017
Әхмәр ЗАКИРОВ,
Петрякс клубы директоры.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.