Кыска яңалыклар 03.11.2017

новости газета туган як

Конкурсы и викторины

В Уразовской СОШ под руководством кл.рук. Умяровой Г.А прошли конкурсы и викторины среди учащихся.

РАЙОННАРДА

Уразавыл мәктәбендә

Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбендә Экология елы кысаларында укучылар арасында конкурслар, викториналар үткән. Балалар Картлар йортында яшәүчеләргә Өлкәннәр декадасы кысаларында концерт куйганнар. Көзге каникуллар вакытында мәктәптә көндезге лагерь эшләгән. Алты дистәгә якын бала ял иткән анда, төрле экскурсияләргә йөргән. Шулай ук укытучы Гөлнара Үмәрова Экология елы уңаеннан үткәрелгән Халыкара конкурста уңышлы катнашып, сертификатка ия булган.

Сергач ФСКсында

Сергачның “Лидер” ФСКсында бу көннәрдә Идел буе федераль округы буенча шорт-трек спорт төреннән Россия чемпионатының сайлап алу этабы уза. Анда безнең сәләтле кызларыбыз Самира Арифуллина (Шөбиле), Диана Җамалетдинова (Атяравыл), Фаилә Аймалетдинова (Карга) да катнашалар. 200гә якын яшьтәшләре арасында безнекеләр сынатмаслар дип ышанабыз. Әйтергә кирәк, Фаилә Фәрит кызы шул көннәрдә генә Рязаньда узган Бөтенроссия беренчелегендә икенче урынны яулап кайткан.



Татар Моклокасында

Cпас районы татар авыллары администрацияләрендә төзекләндерү, халыкка уңай яшәү шартлары тудыру һаман да приоритетта. Татар Моклокасы башлыгы Салех Щегалев белдерүенчә, клуб артында гасырдан артык басып торган иске юкә тирәсендә ял итү урыны булдырырга ниятләнәләр. Өметләре акланса, шунда балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, фонтан урнаштырылыр, асфальт салыныр. Бу проектны бәлки “Җирле инициативалар” өлкә программасына кертеп булыр. Язганыбызча, проект киләсе елга да дәвам ителер һәм шул максатка өлкә бюджетыннан 250 млн сум акча бирелер.

Авылларда
КОЧКО-ПОЖАРДАН булган якташыбыз Рамил Курамшинны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яшьлек юбилее уңаеннан“Лада Гранта” автомобиле белән бүләкләгән.
ЫРГУ мәхәлләсе инициативасы белән җирле каберлекләрнең бер өлешен яңа үскән агачлардан чистартканнар.
АКТУК имамы Мансур хәзрәт Хаммәтов хәбәр итүенчә, мәчет бинасына газ кертү эшләре ахырына якынлаша.
УРАЗАВЫЛ өлкәннәренә сый-хөрмәт күрсәтү табынын җирле авыл советы һәм СПК корганнар. Картларны район һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов белән Илдар Садретдинов котлаганнар.
ЯНДАВИШЧАДА яшәүче Тәүхидә Садретдинованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рафаэль Ильясов һәм социаль хезмәткәр Гөлсинә Бәдретдинова тәбрикләгәннәр.
ЗУР РБИШЧА яшүсмере Ваиз Хакимов Канашта һәм Арзамаста ирекле көрәш буенча үткәрелгән ачык турнирларда үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарны яулап кайткан һәм ямьле көрәш күрсәткәне өчен махсус приз белән бүләкләнгән.
ПЕТРЯКС мәктәбенең кызлар командасы волейбол буенча район спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә катнашкан.
ШӨБИЛЕГӘ Законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев килеп, “Җирле инициативалар” программасы кысаларында
ремонтланган клубны һәм яңартылган медицина пунктын караган.
БОЗЛАУЛЫ Надир Хамзинга Спас районы башлыгы Татьяна Бирюкова ятим балаларны тораклы итү өлкә программасы кысаларында фатир ачкычлары тапшырган.

село Базлово.Нижегородская область

03.11.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.