Хатлар “Туган як” Сергач

Письмо в газету Туган як

Письма в редакцию.

История,культура,обычаи традиции татарского народа,интересные рассказы,знакомства,
отзывы и комментарии.

Комсомол безнең язмышта

29 октябрьдә илебезнең иң көчле һәм күп санлы, Советлар союзының миллионлаган гражданнарын берләштергән Комсомол оешмасының барлыкка килүенә 99 ел тулды. Шул датага туры китереп, без клубта “Түгәрәк өстәл” оештырдык. Анда катнашырга җирле колхозда төрле елларда хезмәт иткән Рәйханә, Надирә, Җәмилә Камаловалар, Равилә Мусина һәм тагын авылның берничә хөрмәтле ханымнарын чакырдык. Китапханәче Гөлсинә Җамалова аларга Комсомолның тарихы, аның истәлекле вакыйгалары турында сөйләде. Мин чарага җыелган авылдашларымны шул көн белән тәбрикләдем, Комсомолның халык тормышына ясаган әһәмиятен билгеләп үттем. Чәй эчеп аралашу вакытында, исән һәм вафат булган авылның Комсомол оешмасы секретарь ларын да искә алдык. Һәр катнашучы Комсомолга керү мизгелләрен хәтерендә яңартты. Шушы оешма вәкиле булу өчен махсус комиссия алдында күп сорауларга җаваплар кайтарырга кирәк иде. Аннары шушы күңелле елларда җырланган “Орленок”, “Катюша”, “Там вдали за рекой”, “Дан приказ ему на запад”, “Не расстанусь с комсомолом, буду вечно молодым” җырларын башкардык. Чара ахырында оттырышсыз лотерея уйнадык, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырдык. Клуб бинасы суык булса да, чакырылган кунакларның күңел җылысыннан җан-бәгырьләр эреп китте. “Шундый очрашулар ешрак булсын”, — дигән теләктә калдылар элекке комсомолчыларыбыз.
Надирә СӘЙФЕТДИНОВА,
Яндавишча клубы директоры.






Авыр чакта терәк бар

Бүген күп мәктәпләр ябыла, авыллар ятимләнә бара. Безнең мәктәбебез дә ябылу куркынычы астында яшәп килә. Бары тик мәрхәмәтле авылдашларыбызның һәм мәхәллә картларыбызның шундый авыр чакта бердәмлеге һәм аларның ныклы ярдәме белән генә татар теле укытылган мәктәбебездә балаларыбызга белем алу мөмкинлеге бар. Һәр уку елы алдыннан ярдәм сорап мәчеткә, авыл халкына мөрәҗәгать итәбез һәм үтенечебезне бер дә кире какканнары булмады: авылыбызның киләчәген мәктәпнең яшәешендә күреп, хәлләреннән килгәнчә ярдәм кулын сузалар, Аллага шөкер! Бигрәк тә авылдашлар арасыннан кайчандыр шуннан белем алып чыккан мәрхәмәтле егетләребез Рамил Мөхәммәтҗанов белән Хадис Абдрахмановны билгеләп үтәсебез килә. Алар төрле еллар дәвамында мәктәпнең материаль базасын ныгытуга зур өлеш керттеләр. Шулай ук авыл советы депутаты Ансар Насибуллин турында да язып үтмичә ярамас, ул да безнең даими ярдәмчебез. Инде берничә ел рәттән балалар өчен төрле чаралар оештыра, төрле даталар уңаеннан укытучыларны да бүләкләр белән килеп котлый. Менә күптән түгел генә өлкә мәгариф министрлыгының комиссиясе уку йортының эшчәнлеген ике атна дәвамында җентекләп тикшерде һәм уңай нәтиҗәләр чыгарды. Тикшерүгә әзерләнү эшләрендә дә Ансар Насибуллин, янәшәдә яшәүче Рамил Алимов белән Равил Ибраһимов кул көче белән дә, материаль яктан да ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук биредә белем алып чыкканнар арасыннан хәзер Мәскәүдә яшәүче Рәмис Алимов белән физкультура укытучыбыз Гаяз Айсинга уку елына әзерләнгәндә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлебез. Мәчет картларының һәм мәрхәмәтле авылдашларыбызның баларыбыз белем алган мәктәпнең язмышына битараф калырга теләмәве – Рбишча халкының бердәмлеген исбатлый. Аларның һәркайсына мәктәп дирекциясе, барча укытучылар, белем алучылар һәм аларның әти-әниләре исеменнән яраткан газетабыз “Туган як” аша олы ихтирам белдерәбез.

Укытучылар коллективы.
Кече Рбишча.




Яшьлекне искә алдык

Безнең клубта бик матур итеп “Яшьлекне искә алу” кичәсе узды. Хөрмәтле өлкәннәребезне чакырып, аларның яшьлектә җырлаган җырларын искә алдык, татарча биюләребезне барлап чыктык, халык уеннарын уйнап күрсәттек. 15 кешедән торган кунакларыбыз һәр номинациядә актив булдылар, аеруча аларның “Үрдәккәем чумасы” җыры белән биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Шулай ук алар бик оста итеп “Полька»ны биеделәр, «Сират күпере” һәм бастыртып бию алымнарын күрсәттеләр. Соңыннан кунакларыбыз хөрмәтенә табын кордык, аларны самовар чәе белән сыйладык һәм шул рәвешле өлкәннәр айлыгында картларыбызга ихтирам күрсәттек. Аларга клубыбыз дирекциясе исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм һаман да шундый актив, яшь күңелле булып, саулыкта яшәүләрен телибез.

Гүзәлия ШАКЕРОВА,
клубның художество җитәкчесе. Тукай

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.