Кыска яңалыклар 21.09.2017

новости газета туган як

Поддержка местных инициатив в татарских селах Нижегородской области.

В рамках проекта в селе Сафажай отремонтировали крышу клуба,в Петряксах ведется работа по созданию места отдыха(парка) в центре села.
Завершены работы в с.Кочко-Пожарки,Андреевке и в Шубино.

Өлкә программасы

Өлкәбезнең татар авылларында “Җирле инициативаларга булышлык” программасы кысаларында җинеп чыккан проектларны тормышка ашыру ахырына якынлаша. Пильна районы Сафаҗайда аның ярдәме белән клуб түбәсен яңартканнар, ә Петрякста авыл уртасында ял итү урыны булдыру эшләре бара.
Булачак парк уры- ны коймалап алынган, фонтан өчен кирәкле җиһазлар кайгыр- тылган, яктырту лампалары эләр өчен баганалар утыртылган инде.



Сергач районы Кочко-Пожарда һәм Мөтеравылда эшләр күптәннән беткән,
Шөбиледә һәм Андыда алар соңгы стадиягә кергән инде.
Камкада шул программа ярдәме белән булдырылачак футбол мәйданында махсус үлән чәчелер, яңа капкалар бастырылыр һәм тамашачылар өчен урындыклар куелыр.
Сечен районы Красный Островта программа кысаларында ике проект тормышка ашырыла. Клуб бинасында төзүчеләр тышкы эшләрне тәмамлаганнар, әле эчтә ремонт бара. Икенчесе буенча Ленин урамына 900 метр озынлыкта (юлның киңлеге 3,5 метр) асфальт салалар.

Семочки клубында һәм Уразавыл район мәдәният йортында Бөтенроссия кино акциясе кысаларында кинофильмнар күрсәткәннәр.

Мөтеравылда Саберов һәм Юсипов урамнарында иске һәм эштән чыккан яктырткычларны алмаштыралар.

Яндавишча, Семочки һәм Уразавыл администрацияләренең кайбер округлары буенча 10 сентябрьдә Бердәм сайлау көнендә депутатлар сайланган. Уразавыл администрациясенең алтынчы округыннан Ринат Саберов, ә җиденчесеннән Наил Әббәсов иң күп тавышлар җыйган.

Петрякс администрациясенең дүртенче һәм җиденче округла- ры буенча өстәмә сайлаулар 8 октябрьга билгеләнгән.

Ыргуның янгын депосында җылыту системасын яңарталар. Эшләр җирле администрация исәбенә һәм халык ярдәме белән башкарыла. Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов булышучы мөселман- якташларына рәхмәтләрен белдерә.

Грибанлы Алия апа Заированы 90 яшьлек юбилее белән җирле администрация башлыгы Мөнир Шәймәрдәнов килеп котлаган, бүләкләр һәм Владимир Путинның тәбрик хатын тапшыр- ган. Алия апа 10 бала үстергән һәм хөрмәтле “Герой-ана” исемен йөртә.

Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов мәгълүматы буенча, спонсорлар ярдәме белән Куйсуының элекке мәктәп бинасының (хәзер анда клуб урнашкан) түбәсен яңартканнар. Шулай ук халык һәм мәчет исәбенә ФАПның тәрәзәләре пластикка алмаштырылган.

Суыксуда яшәүче Асия апа Абидуллинаны 90 яшьлек юбилее белән район һәм авыл башлыклары Рафаэль Ильясов белән Рәшит Хәсәнов тәбрикләгәннәр. Асия апа тормыш иптәше белән 8 бала үстергән, 23 оныгы бар.
село Ключищи (Суыксу)Нижегородская область

21.09.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.