Хатлар “Туган як” редакциясенә

Безгә язалар

Письмо в редакцию газеты Туган як г.Сергач

Рубрика «Ваши письма в редакцию газеты «Туган як».Самые интересные обращения читателей,знакомства,истории,стихи,отзывы и пожелания на первой странице газеты.

Ветераннарга бүләк ясадык

3 майда китапханәбездә мәктәп укучылары өчен ветераннарга бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс оештырдык. Чара яшь авылдашларыбызда патриотизм рухы тәрбияләү, тарихны барлау, су​гыш ветераннарын хөрмәтләү һәм искә алу максаты белән үткәрелде.

Кунакларны “Негасимый огонь памяти” күргәзмәсенең эчтәлеге белән таныштырдык, авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары, аларның батырлыклары турында сөйләдек. Шуннан соң балалар үз куллап 12 тыл хезмәте ветеранына бүләк итәр өчен открыткалар ясадылар һәм аларны бәйрәм көннәренең берсендә тапшырдылар.

Адилә НАФЕЕВА,

Бозлау китапханәчесе.

 

Олыларга – олы хөрмәт

Татар халкында өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләүгә зур әһәмият бирелә, ә сугыш чоры балаларына аеруча.

Алар Ватаныбыз өчен иң куркыныч һәм авыр елларда үзләрен жәлләмичә тылда көн-төн хезмәт итеп, Бөек Җиңү көнен якынайткан​нар. Алар алдында без мәңге бурычлы.

Шул изге максатны күз уңында тотып Бөек Җиңү көне алдыннан, 90 яшен тутырган Халидә Халилулла кызы Дианованы олуг гомер бәйрәме уңаеннан Кызыл Октябрь районы һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов һәм Ра​мил Хәсәнов белән өенә барып котладык (фотода), Президентның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдык, хәл-әхвәлләрен сораштык.



Шулай ук районның өлкән яшендәге гражданнарга һәм инвалид​ларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эмиль Муртазин белән сугыш ветераны Садек абый Арслановны барып карадык, Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләдек һәм бүләкләр белән сөендердек.

Гөлфия ҖАМАЛЕТДИНОВА,

Чүмбәли администрациясенең социаль хезмәт буенча белгече.

 

Рәискә мең рәхмәт

Бөек Җиңү көне уңаеннан, 8 майда Грибанның “Хасәнә” мәчетендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. Бай табын​лы Хәтер мәҗлесен җирле эшмәкәр Рәис Гафуров оештырды, аш чалды, ә авыл имамы Касыйм хәзрәт Хәсәнов мәрхүмнәр рухына хәтем-дога укыды. Бу истәлекле чарада авыл халкы белән бергә авылдашыбыз — Татарстанның ат​казанган артисты Ринат Валеев һәм район түрәләре дә карнашты. Кунаклар мәҗлеснең әһәмияте турында сөйләделәр, Рәис әфәндегә бик күп җылы сүзләр юлладылар, барчабызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Әйе, Рәис Әхмәт улы оештырган мәҗлес – мөһим чара. Аның әһәмияте искиткеч зур. Бөек Ватан сугышы корбаннарын истә тоту безнең бурыч, ә алар рухына хәтем-дога укыту – изге эш. Бу чара үзенчәлекле, яңа фор​матлы, ә иң мөһиме – мөселман кануннарына туры китереп үткәрелде.

Шушындый киң җанлы, ачык күңелле авылдашыбыз Рәис әфәндегә изге Хәтер мәҗлесен югары сыйфатта оештырганы өчен барча авыл​дашларым исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Аңа исәнлек, гаилә бәхете һәм һәр башлаган эшендә уңышлар телибез.

Нәимә хаҗи ХАФИЗОВА.

Грибан – К.Пожар.

 

Һәйкәлне яңарттык

Беренче юллардан ук барча авылдашларымны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! Күк йөзләребез һәрвакыт аяз, тормышларыбыз имин, ә гомерләребез хәерле булсын. Һәрберебезгә гаилә бәхетенә һәм мәхәббәтенә төренеп яшәргә Ходай язсын.

Быел Бөек Җиңүнең юбилейлы датасы булмаса да, сугыш кырын​да ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә торгызылган һәйкәлне әйбәтләп кенә яңарттык. Аерым бер композиция буларак, Бөек Ватан сугышы орденын урнаштырдык, “Батырларга мәңгелек дан!” дип язып куйдык, койманы буяп чыктык. Әлбәттә, бу эшләрне мәрхәмәтле авыл​дашларыбыз Рушан Сибгатуллин, Шәмил Айсин, Мәлик Имаметдинов, Фәрит Каюмов, Рәшит Шиапов, Надир Камаев, Гаяр Минаҗетдинов һәм Рәшит Юсипов ярдәмнәре белән башкардык. Авылдашларым исеменнән аларга олы рәхмәт белдерәм һәм кече ватаннарына шундый ярдәм күрсәтүчеләр исемлегенең ишәеп китүенә өмет итеп калам.

Рамил ХӘСӘНОВ,

Чүмбәли авылы башлыгы.

 

Урмайдан җиңеп кайттык

Май бәйрәмнәре арасында безнең Татар Моклокасының Галия Икса​нова җитәкчелегендәге “Ак чәчәкләр” вокаль ансамбле Чуаш республи​касы Урмай авылында узган “Урмай-Зәлидә” халыкара фестивалендә уңышлы катнашып кайтты.

Биредә безне бик җылы каршы алдылар, чыгышларыбызны кайнар алкышларга күмделәр, беренче һәм икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләделәр. Фестивальдә Ульяновск, Казан, Чабаксар, Түбән Нового​род һәм дә илебезнең башка төбәкләреннән килгән катнашучыларның саны бихисап күп иде, шуңа күрә бәйге ике көнгә сузылды.

Өйгә китәр алдыннан районыбызның яшь мәдәният өлкәсе белгече, чы​гышы белән нәкъ бу яклардан булган Гүзәлия Зиннәтуллина үзенең туган авылы буйлап экскурсия оештырды, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Авылларында өч мәчет бар, мәктәпләрендә бик күп бала укый. Биредә яшәүче халык уңган, сәләтле, эшчән. Ике катлы матур өйләре, китереп эшләнгән төзек йорт тирәләре – биредә батыр халык яшәгәнне күрсәтә. Урмайдан күтәренке кәефләр белән кайттык: концерт та карадак, үзебезне дә күрсәттек.

Нәймә ФАТЕХОВА.

Татар Моклокасы.

12.05.2017
“Туган як” редакциясе.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.