Сөенечле мәҗлес (село Большое Рыбушкино)

село Большое Рыбушкино меджлис юбилей Саяр Даутов

Зур Рбишчадагы үрнәк гаилә башлыгы, хезмәт ветераны Сәяр ага Даутовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, алар хәләл җефете Назимә апа белән зур мәҗлес кордылар.

Авылның баш имамы Мөнир хәзрәт Баһаутдиновны, ике мәчетнең мөәзиннәре Мансур Шәрәфетдинов белән Әдип Хөсәинов һәм биш дистә авылдашлары бәйрәм табыны артына җыелдылар.

Сәяр аганың туган көне 20 апрельдә иде, әмма гаилә башының күзенә, ә хәләл җефетенең ашказанына катлаулы операция булу сәбәпле, алар бу бәйрәмне кичектереп торганнар. Димәк, бу мәҗлес бүген икеләтә шатлыкны үз эченә алды.



Сәяр ага белән Назимә апа бер урамда ук туып үскәннәр, икесе дә чын крестьян сөягеннән, җиң сызганып тир түккән кешеләр. Берсе гомере буе “1 Май” күмәк хуҗалыгында механизатор булып эшләү дәверендә күпләгән рәхмәт хатлары, “За трудовую доблесть”, ике тапкыр “За трудовое отличие” һәм ВДНХның бакыр медальләре белән бүләкләнгән хезмәт ветера​ны.

Икенчесе башта җирле элемтә бүлегендә, аннары лаеклы ялга чыкканчы терлекчелек тармагында намус белән хезмәт иткән, бүген ул авылның хөрмәтле абыстае.

Икесе дә яшьтән үк иҗат җанлылар, авыл​дагы төрле бәйрәм чараларында Сәяр ага гармунда уйный, ә Назимә апа матур иттереп җырлый булган.

Алар 4 ел моннан элек бергә тату гына гаилә корып яшәүләренең дә алтын юбилеен билгеләп үткәннәр, бер-бер артлы диярлек ике ул һәм бер кыз тудырып, аларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләгәннәр, бала​лары күптән үзләре дә әти-әниләр инде.

Уллары Гаяр һәм Рәшит әтиләре кебек үк музыка яраталар, матур иттереп баянда уйнауларына авылдашлар сокланып туя ал​мый, ә төпчек кызлары Энҗе әнисе үрнәгендә дини юлны сайлаган, ул быел “Нур аль-Ильм” мәдрәсәсенең беренче курсын уңышлы гына тәмамлады.

Шушы олы гаилә бәйрәменең хөрмәтле кунагы Мөнир хәзрәт Баһаутдинов мәҗлесне башлар ал​дыннан Сәяр аганы юбилее белән тәбрикләп, мәхәллә исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды, ан​нары аны һәм Назимә апаны исән-имин авыр чирдән котылулары белән дә тәбрикләде, корылган аш табынына дога кылды.

Сөенечле мәҗлес (село Большое Рыбушкино)

Кунак-лар сыйланып утырганда, имам йорт хуҗалары исеменә гел мактау сүзләре генә сөйләде, аларның бергә яши башлаган көннәреннән алып, татулыкта, үрнәк гаилә булып гомер кичерүләрен ассызыклап үтте. Бигрәк тә Назимә апаның их​лас күңел белән динебезне яктыр​туын югары бәяләде. Мәҗлес ахы​рында ике мөәзин чиратлап Коръән укыды, ә имам шушы гаиләнең ике яклап та мәрхүмнәре рухына дога кылды.

12.05.2017
Ришат РАМАЗАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.