Кыска яңалыклар 12.05.2017

новости газета туган як

Новости в районе и татарских селах

В администрации Сергачского района Почетной грамотой Губернатора области наградили одного из лучших аграриев юго-востока региона,
председателя СПК имени Нариманова (село Пица) Магжанова Сабира Садековича. СПК имени Нариманова основная специализация агропредприятия: возделывание сельскохозяйственных зернобобовых культур, животноводство.
Главы района Николай Субботин и Олег Радаев поздравили Сабира Садековича с 60-летним юбилеем и высоко оценили его вклад в развитие отрасли сельского хозяйства района и области.

Районнарда һәм Авылларда

Авылларда.

Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабир Магҗанов 60 яшьлек юбилее һәм регионның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен өлкә Губернаторы тарафыннан Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Суыксуда Бөек Ватан сугышының ике ветераны гына исән — Үмәр Абубәкиров һәм Абдулхай Миначев. Венгрия ва​кыйгаларында катнашкан Харис Үмәров та яши биредә.

Камкада берәү эзсез юкка чыгу сәбәпле, күренекле авылдашла​ры Рәшит Баязитов 1, 2 июльгә билгеләнгән сабантуй чарала​рын уздырмаска карар кылган.

Шөбиле халкы имам булып бер елга “Нур аль-Ильм” дини уку йорты укучысы Абдулкадер Идрисовны сайлаган.



Кочко-Пожар администрация​се башлыгы Рөстәм Абдуллин, Сергачта Җиңү көненә багыш​лап үткәрелгән җиңел атлетика ярышында җитәкчеләр арасын​да икенче урынны яулаган.

Камка мәктәбе укучылары Сергачта “Живи! Твори! Мечтай!” девизы астында узган наркоти​кларга каршы акциядә катнашып, плакатлар конкурсында тамаша​чылар призына лаек булганнар.

Уразавыл мәктәбе каршында​гы “Пчелка”лар хезмәт бригада​сы өлкә конкурсында өченче дип табылган.

Яндавишча һәм Өчкүлдә яшәүче берничә сугыш һәм тыл ветеранына бүләкләр Дәүләт Думасы депутаты Владимир Панов, өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Валерий Антипов һәм Вячеслав Аксиньин исеменнән тапшырылган.

Сафаҗай командасы мини-футбол район чемпионатын икенче урында тәмамлаган, ә хоккей командасы әгъзалары Сеченның “Йолдызлы” боз сара​енда Бөек Җиңү көне уңаеннан турнир оештырганнар.

Татар Моклокасыннан Бәдретдиновлар гаиләсе Спаста “Мы дружная спортивная семья!” чарасында икенче урынны алган.

село Татарское Маклаково

Петрякстан Бөек Ватан сугы​шы ветераны Гомәр Айнетдинов​ка “Түбән Новгород өлкәсенең атказанган ветераны” исеме бирелгән.

 

Районнарда.

Безнекеләр газетада

Пильна районы “Сельская три​буна” газетасының соңгы апрель саннары безнең милләттәшләргә багышланган дияргә була. Аның битләрендә Сафаҗай укучыларының алдынгысы Аль​бина Атауллина, “Артек” бала​лар лагерендә ял итәргә лаеклы булган Ислам Османов, татар теле буенча Халыкара олимпиа​да призеры Айсылу Абдулбярова турында зур материаллар урын алган. Ә чернобыльчылар һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан Рәис һәм Әлфия Аляутдиновлар турында язмалар дөнья күргән. Шул ук вакытта Пе​трякс мәктәбе директоры Клара Билялованың хезмәт һәм тормыш юлы белән җирле СПК эшчәнлеге турында да мәкаләләр бастырыл​ган.

Балалар конкурсы

Кызыл Октябрь районы Уразавыл балалар бакчасы базасын​да “Бала тавышы” район иҗади башкаручылар конкурсында сигез коллектив катнашкан. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленгән: Зур Рбишча гаилә балалар бакчасының “Бригантина” ан​самбле — беренче, Уразавылның “Кечерәк йолдызлар” ансамбле һәм аның дуэты — икенче, Салган һәм Пашат бакчалары — өченче. Ялгыз чыгыш ясаучылардан призлы урыннарга Салган, Зур Рбишча (беренче номерлы һәм гаилә балалар бакчасы), Семоч​ки, Уразавыл нәниләре лаек бул​ган. Башка номинацияләрдә Кече Рбишчаның һәм Зур Рбишчаның икенче номерлы балалар бакча​лары тәрбияләнүчеләре бүләкләнгән.

Тырышканга бүләк

Сергач районы Кочко-Пожар һәм Шөбиле авыл советлары белгечләре Наталья Андреева һәм Наталья Бәдретдинова Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуда куйган хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнгәннәр, ә Мөтеравыл администрациясенең баш хисапчы​сы Найлә Алеевага һәм белгеч Лима Җәлиловага истәлекле билгеләр тапшырылган.

Сечен районы Красный Остров китапханәчесе Кадрия Армихано​ва һәм социаль хезмәткәр Нина Пирожникова да шундый бүләккә ия булганнар.

12.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.